Гөлназ Закирова кияүгә чыккан (ФОТО)

Бик үк кайнар яңалык булмаса да, ишеткәч, шушы матур пар турында язмыйча булдыра алмадык.

Гөлназ булачак ире Ленар белән дус кызының туган көнендә танышкан. Шунысы кызыклы, аларның мәхәббәте дуслыктан үсеп чыккан икән. Бу хакта җырчы менә ниләр сөйләде: «Бер-беребезгә карата симпатия уянды, әлбәттә, ләкин ул вакытта төрле җирләрдә яши идек – ул туган шәһәрем Яр Чаллыда, ә мин Казанда. Шулай бер-беребезгә күз атып йөри торгач, очраша башладык. Бер елдан гаилә корып җибәрергә булдык: былтыр 25 ноябрьдә никах укыттык, 15 декабрьдә туй ясадык».

Кияүгә 30 яшь, иҗат дөньясына кагылышы юк, бөтенләй башка өлкәдә эшли икән. Бик булдыклыга охшап тора, чөнки «выкуп» вакытында сөйгәненә кагылышлы бөтен сорауларга төгәл җавап бирүе белән Гөлназның дус кызларын таң калдырган.

Гөлназ туйда «Карашларың синең» исемле җыр башкарган. Әлеге җырның көен үзе иҗат иткән, сүзләре Хәнәфи Бәдигыйныкы. Гөлназ әтисенең (танылган композитор Илгиз Закиров – tuylar.ru) һөнәрен сайлаган. Өстәвенә, шәп итеп җырлый да. Алты яшеннән музыка мәктәбенә сукмак салган, Казан Дәүләт Консерваториясендә композиторлар әзерли торган бүлектә белем алган Гөлназ. Башкару осталыгын сынап карарга да өлгергән – «Дуслык моңы», «Татар моңы» бәйгеләрендә, С.Сәйдәшев исемендәге яшь композиторлар конкурсы лауреаты ул. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәдәният идарәсендә эшли. Ә бүген Россия күләмендә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Яшь белгеч Гөлназ Закированы һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз, эшчәнлегендә һәм гаилә тормышында уңышлар телибез!

 

 



  

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.04.2013 17:46:06

Шаккатам кешелэргэ каян килэ шундый эшэкелек, сез кешене белмисез, э уже аны обсуждать итэсез. фу яшьлэр бутэн сузем юк, тубэн тэгэрисез...

30.04.2013 14:44:09

Исэнмесез , кадерле язучылар. Рэхмэт мина карата битараф булмаганыгыз очен. Туй уткэч монда куп кешегэ изге телэклэр телилэр, мина андый бэхет тимэде... Иркэ, дорес , мин эти белэн бик горурланам !ышык булуны кеше болай анларга тиештер : ул минем очен жырлый, укый, эшли hэм конкурсларда катнаша))))))))))))) Фарид, поп дивой становиться никогда не собиралась , не беспокойтесь !

Хөрмәтле, Минзилә! компАзитор түгел инде, компОзитор, дип языла. Башкаларны тәнкыйтьләгәнче, үзегезнең грамматикагызга игътибар итегез.

31.03.2013 16:46:03

татарча музыкаль тапшыруларын карасагыз этиле кызлы Ильгиз хэм Голназ Закироваларны белер идегез.Танылган компазитор Ильгиз Закировны белмэу оят.Танылган купме жырчылар анын жырларын башкарып дан шокрэт казандылар.



30.03.2013 22:12:27

кем сон ул голназ закирова?

25.03.2013 19:38:42

Спасибо за такую интересную информацию про эту певицу! )))) Бик матур ж,ырлый.

25.03.2013 19:12:55

Это что очередная поп дива,будущее нации или я ошибаюсь?

25.03.2013 17:27:38

миндэ шуны эйтмэкче идем.кем сон бу?!!

25.03.2013 16:56:15

Бу тагын ке инде?

25.03.2013 16:22:03

Әтисең танылган булуына ышыкланып йөри инде шунда.

25.03.2013 15:41:42

Кем сон бу!!!

Последние комментарии