Гөлназга 35? Юк, 18! (ФОТО)

Бүген "Болгар радиосы" ди-джее Гөлназ Фәйзрахманованың туган көне. Күпме тулганын белмәс идек тә, бәлки, Гөлназны бәйрәм торты "сатты".

Менә шушындый үзенчәлекле торт бүләк иткәннәр аңа бүген.

Ә Гөлназ үзе болай ди:

Элегрәк әйткәнем дә бар иде, кешеләрнең күзләренә карарга өйрәндем дип.Тормыш -үзе бер хикмәт инде. Яши-яши күп нәрсәне анлыйсың, күзләрне генә түгел, кешеләрнең күңел дөньясын да утәли күрә башлыйсың.

Минем үз дөньям бар. Тормыш-яшәешкә, һәрнәрсәгә үз карашым. Яши-яши икеләнүләр, курку, кемгәдер ошарга тырышу кими. Ходайдан, төрле хәсрәт, чирдән курку арта. Ирем, балаларым, әни, туганнарым сау, гомерле булсын!

Мин үземә бүген шундый теләк телим!
 
Котлыйбыз сине, Гөлназ! Теләкләрең чынга ашсын! 
 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Рәхмәт яусын! Амин. Эшләргә,яшәргә язсын!

Голназ, котлыйм! Сэламэтлек, гаилэ бэхете телим! Челтерэп аккан чишмэдэй тавышынны кон дэ ишетергэ язсын!

Последние комментарии