Гүзәл Əхмәтова әни булган!

Узган ел эстрадада бәби-бум булса, быел исә декрет ялына чыгучы җырчылар әллә ни күп түгел. Шуларның берсе – Гүзәл Әхмәтова. Бүген ул Уфаның бала табу йортларының берсендә кыз бала тапты.
Ел башында Гүзәл сөйгәне Рәфис белән никах укытты, туй гөрләтте, дип хәбәр итә Шәһри Казан.
 
Соң кияүгә чыгуы турында җырчы болай дигән иде:
- Алланың “Амин” дигәненә туры килә”, - диләр бит?! Әнием сөйләве буенча, 8 яшьлек чагымда: “Йорт, шәп машина алып, карьера эшләгәч кенә кияүгә чыгачакмын, бала алып кайтачакмын”, - дигәнмен. Яшь чагында гастрольләргә күп йөрелде, айлар буе кайтып кермәгән чаклар бар иде. Ул чакта ничек бәби алып кайтасың инде?!
 
Əмма җырчы декрет ялында озак утырырга җыенмый.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии