Гүзәл белән Илдар фан-клублары белән очрашты (ВИДЕО)

Менә икенче ел рәттән җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үзләренең иҗатын сөючеләр белән очраша. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 11 егет һәм кызны Гүзәл белән Илдар кунак итте.

Өч көн дәвамында яшьләр җырчылар белән бергә Казаннның төрле истәлекле урыннарында булып кына калмыйча, хәтта Болгарга да сәяхәт иткәннәр. Истәлеккә дип алар өчен махсус бүләкләр дә әзерләнгән булган. Ул Гүзәл белән Илдар фотосурәте төшерелгән футболка, плакат, чәк-чәк, журнал, стакан һәм ин зур бүләк концертларына чакыру.

Мондый очрашуларны Илдар белән Гүзәл матур бер традициягә әйләндерергә уйлый. Икенче елга фан-клубның очрашуы Франциядә узачак дип көтелә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.08.2013 12:15:36

Э Фан -Клубка ничек елэгергэ була???

Последние комментарии