Гүзәл белән Илдар интернет кибет ачкан

Ул "Интернет-магазин Гузель&Ильдар» дип атала. Анда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җырларын туплаган дискларны, төрле елның концерт язмаларын, аларның рәсеме төшкән календарьларны гына түгел, "Без - икәү" дип исемләнгән беренче һәм "Бәхет бит ул..." исемле икенче китапларын да алдырырга була.

Әле алай гына да түгел, теләге булган кеше киләчәктә Гүзәл белән Илдарның фоторәсемнәре төшкән кружкалардан чәй эчә һәм махсус футболкалар киеп йөри алачак, дип яза urazova.ru.

"Китаплар, дисклар сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Кая гына барсак та, шуларны сорыйлар. Гастрольләргә үзебез белән дә алып йөрибез аларны. Тик ерак төбәкләрдә елга бер тапкыр гына булабыз. Без килгәнне көтеп тормыйча гына, үзләренә кирәк вакытта һәм үзләренә кирәк күләмдә алу мөмкинлеге булсын өчен булдырдык инде без бу кибетне", - ди җырчылар үзләре бу хакта.

Инстаграмда кибетне https://www.instagram.com/guzel_ildar_magazine/, "Одноклассники" төркемендә http://ok.ru/group/52940812976216, ә "В контакте" да http://vk.com/guzel_ildar_magazine сылтамалары буенча эзләп табарга була.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.03.2016 22:19:16

Хэзерге заманда диск сатып алган , эллэ кайчангы дискларны сатып алган кешегэ аптырыйм

Последние комментарии