Гүзәл һәм Илдарның икенче балалары туды

Бүген төнлә 02.30 сәгатьтә Хәкимовлар гаиләсе ишәйде. Казанның 4нче номерлы балалар тудыру йортында Гүзәл һәм Илдарның икенче балалары дөньяга аваз салды. Кыз! Кап-кара чәчле! Әтисенә охшаган ди.

“Кичә кичке унберләрдә Гүзәлне балалар тудыру йортына илттем, - ди бәхетле әти, – бүген төнлә шалтыклы хәбәр белән үзе шалтыратты. Аллага шөкер, кызыбыз исән-сау туган. Буе 50 см, авырлыгы 3510 грамм”.

Бүген Илдар чәчәкләр алып, шулпа пешереп Гүзәл һәм кызы янына ашыкты, дип хәбәр итә urazova.ru рәсми сайты. “Гүзәлнең кәефе шат. Баланы, әлбәттә, әле миңа күрсәтмәделәр,” – диде Илдар. Бала җиңел табылган. Озак тулгаклар булмаган.

Исем дә әзер икән инде.

- Беренче балабыз Элларига исемне Гүзәл тәкъдим иткән иде. Бу юлы минем чират (көлә Илдар). Әлбәттә, тәкъдим итү генә миннән. Ул барыбызга да ошарга тиеш бит. Мин Камилә исемен тәкъдим иттем.

Баксаң, Камилә исеме юктан гына чыкмаган икән. Заманча һәм чын татарча булуыннан бигрәк ул Хәкимовлар гаиләсенә аеруча якын. Чөнки Илдарның да, Гүзәлнең дә карт әниләре Камилә исемле булган! Менә шундый матур очраклылык.

Хәер, эш исемдәмени. Иң мөһиме, бала сау-сәламәт булсын, әти-әнисен шатландырсын, якты дөньяда үз урынын тапсын. Ураза гаете көннәрендә туган бала игелекле, бәхетле булып үссен иде! Амин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.08.2012 16:38:22

германия клиникасы оказалась не по зубам "зведам" татарского шоубиза)))

21.08.2012 09:43:47

Котлыйм .Сез бик бэхетле гаилэ.Сэламэт бала булсын.Камилэ исеме хэр икенче татар кызында.Ураза бэйрэмендэ туган бу сабыйга бик куркэм исем тиеш.

21.08.2012 07:13:57

Булган кешеләрдән була!
Молодцы! Исан-сау булыгыз! Гаиләгез имин булсын!

21.08.2012 00:06:01

Ну,вот!А,то Германиия клиникасы дигэн буласыз(уз ....... .........!
Баксан!!!Узенбезнен Татарстанда да нормальный бала табырга була.
Аллага шокер минекелэр усэлэр эле.
Сезгэ дэ шуны телим,бэхетле булыгыз,балаларыгызнын бэхетен курергэ насыйп булсын!!!

20.08.2012 23:07:23

Димэк центральный гэзитлэргэ хэбэр барып житмэгэн!

20.08.2012 21:36:33

Ватаным Татарстан гэжитендэ бер хэбзр дэ булмады, ТНВ да дэшми.

20.08.2012 20:49:12

Котлыйм сезне! Бәхетле-тәүфикълы, әти-әниле бала булып үссен! Иҗатыгызда да гел уңышлар елмайсын! Бәхетле парга күзләр тимәсен! ))

20.08.2012 20:07:02

Ну исемнәре дә бит.Камилә врядли,Камилла булуы ихтимал.Граммда бераз ялгышлык киткән,сәгәттә дә...

20.08.2012 19:38:40

Барып житэ амагандыр.

20.08.2012 16:40:54

нигэ баштан Германиядэ таба дип яздыгыз сон?)

Последние комментарии