Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның өченче балалары туды

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Кичә, 31 август көнне, кичке унда уллары туды. Өченче бала!

Сабый Казандагы Большая Красная урамында урнашкан РКБ-3 (“Красный крест”) балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 54 см, авырлыгы 3800 грамм. Малайга Самир дигән исем әзерләп куйганнар. Илдар Хәкимовтан хис-тойгылары турында белештек. “Канат!” – диде җырчы бер сүз белән генә. Кичә кичке җидедә Гүзәлне балалар тудыру йортына алып барган. Бүген олы кызлары Элларины мәктәпкә 1 сентябрьгә, Камиләнең “эше” исә – балалар бакчасы. Ә аннары малай артыннан барасы булачак. Монда чыннан да канат кирәк була башламагае күп балалы әтигә. Гүзәлне дуслары хәзер «мать-героиня» дип, ә Илдарны «отец-молодец» дип йөртәләр икән. “Льготаларын кая куеп бетерерсез инде”, - дип шаярта ди бер танышлары. Льготада мени эш! Өченче бала туган бит! Бер бала – ярты бала, ике бала – бер бала ди халык. Бу әйтемне Хәкимовлар гаиләсе девиз итеп алган булса кирәк. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.09.2014 12:58:28

odnako, Ильдары да Гузэле дэ бер дигэн кешелэр,МОЛОДЦЫ!!!! Тырышмыйча кем бай була,котеп ятмыйлар бит,эшлилэр.Аларга 10 бала тапсаларда бик эйбэт,узлэре кебек яхшы булып усэрлэр алла боерса.Конлэшерлек итеп яшилэрдэ-эшлилэрдэ.

03.09.2014 08:30:59

табу белэн генэ мени, дорес тэрбиэ бирэ белергэ кирэк. Чтоб дети не выростали моральными уродами в них необходимо воспитовать прежде всего человечность, уметь отличать, что хорошо, что плохо.

02.09.2014 15:20:45

Владимир Владимирыщка куп бала кирэк,тагында кубрэк табыгыз.

01.09.2014 20:21:15

бер бала юк бала, ике... / дорес тугел!!! 3 бала алайсан бер ярым бала буламыни?

01.09.2014 17:23:17

бер бала нишлэп ярты булсын!акчасы куп булгач табар инде.

Последние комментарии