Гүзәл һәм Ильназ Баһлар ике айлык бәби белән Дубайда ял итә? (ФОТО)

Шушы көннәрдә Инстаграмда Ильназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың серле фотосына да тап булган идек. Аның серлелеге нидә инде, дип уйлыйсыздыр. Эш шунда ки, коену киеменнән генә катерда йөзүче гаилә фотога “Дубай” дип пост калдырган.

Уллары Марсельга тиздән өч ай гына булачагын истә тотып, аларга “Кечкенәгезне дә үзегез белән алдыгызмы?”, “Дубайда бик эссеме?” дип сораулар яуды? Гүзәлдән әлеге фотоның тарихын сораштык.

"Юк, беркая да бармадык (Көлә). Ильназ шулай шаяртырга ярата безнең. Чынлыкта Дубай – безнең татлы хыялыбыз. Бәлки, киләсе елларга аны тормышка ашырырга да насыйп булыр әле. Ул көнне без Лилия Муллагалиеваларда ял иткән идек. Аларның су буендагы йортлары да бер дә чит илдән ким түгел. Рәхәтләнеп кунак булып, ял итеп кайттык", – дип белдергән Гүзәл "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии