Гүзәл Уразова чибәр егет эзли

Популяр җырчы Гүзәл Уразова “Ромашкалар” исемле җырына клип төшерергә уйлаган. Клипның эчтәлеге һәм кайда төшерәчәге инде билгеле: ул Казанда һәм Мәскәүдә төшереләчәк.

Режиссёрларның әйтүләре буенча, клип бик матур атмосфераны үз эченә алачак. Ә иң мөһиме – төп егет роленә чибәр егет эзләүләре. Моның өчен Гүзәл Уразова ниндидер кастинглар ясап торудан да баш тарткан. Клипта төшәргә теләүче чибәр егетләр җырчының “Вконтакте” сайтындагы битенә берничә фотосүрәтен һәм яше, буе турындагы мәгълүматны җибәрергә тиеш була.

"Яңа клибымда төшәчәк 5 кызым әзер. Инде чибәр егет эзлисе генә калды. 18 дән 35 яшькә кадәрге егетне күздә уңында тотабыз. Рәхим итеп Интернет челтәремдәге битемә хатларыгызны яза аласыз", дид белдергән Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.03.2015 22:30:38

Иренә ни булган? Менә дигән!

28.03.2015 21:43:27

Жәл! Яшь буенча кастингка үтеп булмый!

27.03.2015 22:22:42

Гүзәл егетләр эзләсен!
Ә "Голос дети"да,Казаннан:Рената Тазетдинова.
Ранель Богданов,Саида Мухаметзянова,төшеп калдылар...

Последние комментарии