Гүзәл Уразова гаиләсендә кем "ВДВшник"?

Бүген - Һава-десант гаскәрләре көне. Җырчы Гүзәл Уразова гаиләсе дә әлеге бәйрәмгә битараф түгел, чөнки артистның әтисе нәкъ әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән икән. Ул 33 тапкыр парашют белән сикергән.
"Без бәләкәй чакта армия тарихларын әкият урынына сөйли иде, ә без авыз ачып тыңлый идек. ВДВда хезмәт итүчеләр! Бәйрәмегез белән! Сәламәтлек, көч-куәт һәм ныклык телим!" дип яза Гүзәл Уразова инстаграмында. 
 
Ә инде җырчының гаиләсе бу көнне килгән гадәт буенча фонтаннарда коенырмы-юкмы - сер булып калсын.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии