Гүзәл Уразова икенче баласын Германиядә тапмакчы

Бу хәбәр социаль челтәрләрдә бераз куертыла башлаган иде инде. Әмма имеш-мимеш рәвешендә генә. Бу юлы компетент һәм ышанычлы хәбәр. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе ишәергә тора.

Дөрес, Гүзәл авырга узган икән дигән имеш-мимеш әледән-әле килеп чыга. Бу ялган сүзләр 2007 һәм 2010 елларда аеруча зур информацион бомба булып "шартлап" алды. Әмма бу юлы хәбәребез имеш-мимеш түгел. Urazova.ru рәсми сайтына билгеле булганча, Гүзәл хәзер җиденче айда.

Кем туар икән? Бу сорауга җавап юк. Дөрес, бүгенге медицина шактый алга киткән. Узи-музилар ярдәмендә баланың җенесен түгел, әллә ниләрен алдан белеп була. Тик Гүзәл белән Илдар бу сорауга җавапны сер итеп саклый булса кирәк.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат. Балаларын Германиядә табырга уйлыйлар. Хәзерге вакытта шул илнең мәртәбәле табиблары белән сөйләшүләр бара ди. Германиядә медицина хезмәте югары дәрәжәдә икәнен беләбез. Әлбәттә, очсыз да түгелдер.

Инде август аен көтик. Аны бигрәк тә Эллари көтә икән. Ул энесе яки сеңлесе туу хәбәренә шатланып бетә алмый. Исем сайлаудан башы чыкмый ди.

Гүзәл белән Илдарның тамашачылар белән аерылуы, мөгаен, озакка сузылмас. Бер ел ял иткәннән соң, яңадан-яңа программа белән ил буйлап гастрольләргә чыгарга ниятли алар.

Ә сабый кем белән калачак? Нянька беләнме? Эллариның, мәсәлән, ике ел нянькасы булган. Ул аны караган, мәктәпкә йөрткән. Шулай да, Әни белән Әти тәрбиясен беркем дә алыштыра алмый. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле эш графигы - җырчы һөнәренең бер бәласе инде ул. Ел дәвамында гастрольлләр, командировкалар, һәрвакыт юлда булырга туры килә. Бу чагында ышанычлы кешесез булмый. Шул вакыт ярдәмгә нянька килә.

Хәкимовлар гаиләсенә алда торган зур эшләрен уңышлы гына, хәерле генә башкарып чыгуларын телибез. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.06.2012 17:29:29

Безгэ дисэ нигэ шунда абзарда тапмый баласын.Рус эстрадасы артистлары артыннан куа куа ардылар инде.Админ.нигэ шундый тузга язмаган темалар куясыз сез.
Жирнен яшэмнэненэ китеп тапсын минем анда эшем юк.

09.06.2012 16:15:37

Матур жырласа да, Гузэл узен бик һавалы тота. Син кем дә мин кем дигән кебек. Ә менә ире бик гади. Олыны олы, кечене кече итә белә!

05.06.2012 00:12:51

Эллари!? Каян тапканнар исем?! Бусы Шрайбикус булыр инде. Бик килешеп тора. Татардан чыгар мөгез. Исеме белән чит милләтне хәтерләткән еше ничек татарча сөйләшсен инде?

04.06.2012 19:21:39

мина Гузэл белэн Ильдарнын концертлары бик ошый.концертларына баргач рэхэтлэнеп ял итеп кайтабыз,берсендэ безнен районда концерт барган чакта ут бетте Гузэл бик авыр жыр жырлый иде,каушап калмады бик матур итеп музыкасыз жырлады... Гузэл сезгэ ходай жинеллеген биреп исэн сау котылыгыз. шатлыклы хэбэрлэр ишетергэ язсын.Амин

04.06.2012 17:57:48

Безнен бала табу йортлары балаларга бик куп инфекция булэк итеп жибэрэ,момкинлеге булса хэркем Германия больницасына морэжэгать итэр иде.

04.06.2012 12:52:38

Икенче баланы тапканда курку барлыкка килэ шул, беренчесен тапканда ничек буласын белмисен,шунын эчен курыкмыйсын. Германиядэ табарга мэмкинчелеге булгач, нишлэп тапмаска. Татар халкынын менталитеты шундый инде, берэр кешенен хэле яхшырак икэнен белсэ,аны ничек булса да мэсхэр итэсе килэ. Гузэл Германиягэ кеше сэйлэсен эчен барадыр диеп уйламыйм, я беренче баласын авыр тапкандыр, тагын язмышны сыныйсы килмидер безнен врачлар белэн.Риск благородное дело,но не в этом случае.

04.06.2012 09:40:51

Молодец,Гузэл!Безнен беренче балалар бер конне бер елны тудылар,менэ без икенчесен эле уйламыйбыз.Кешенен уз телэге,кайда тели шунда таба,мин мэсэлэн Гузэл синен очен бик шатмын.Афарин!!!Исэн-сау котылырга язсын узенэ!!!

04.06.2012 09:09:29

Германиягэ барып табалармы,Африкагамы шул бер жирдэн чыга инде.ул.Узлэренэ генэ кызыктыр,башка кешегэ синен шэхси тормышын кирэкми.Шул инде елга бер концертын барып карыйлар да ,шунын б/н шул.Гел Уразова тормышын кузэтеп торырга халыкнын вакыты юк.Хэзер халыкны ни удивишь чит ил б/н.Аллага шэкер,эниебез дурт баланы да район больницасында табып ,менэ дигэн чибэр,эшкэ унган-булган балалар устерде.Этиебез б/н Дуртебезгэ дэ югары белем бирделэр,зурлап дуртебезгэ дэ менэ дигэн туй ясадылар.Меннэн мен шэкер аллага,менэ дигэн дус-тату туганнар б/н яшэп ятабыз.Мактанмыйбыз да,зарланмыйбыз да)))))

03.06.2012 20:30:54

хэзер зур шэхэрлэрдэн кечерэк роддомнарга барып табалар, чонки эле анда кешегэ кешечэ карый торган акушерлар бар.

03.06.2012 14:25:58

АЧАСЫН КАЯ КУЯРГА БЕЛМИ ИНДЕ ШУЛ. БИЛЕТЛАРЫ КЫЙММАТ КОНЦЕРТЫ ТАК СЕБЕ. ПРОСТО ПОНТЫ

02.06.2012 22:26:39

алай икэн

02.06.2012 18:05:09

алар акча б-н мактана инде. әле маймыл алмакчы булганнар. анын өчен икенче квартира алып торасылары килмәгән.

02.06.2012 15:09:02

Кая инде безгэ...

02.06.2012 09:25:02

Татарстанның иң гади районында да өч баланы таптык әле, аллага шөкер дүрт яклары сау-сәламәт. Язганы булмасын,кая тапсаң да барыбер шул схваткадыр инде ул. исән сау . бәхетле бала булып тусын.

01.06.2012 23:11:06

Ничек курыкмыйча немесләр кул астына кереп яталар микән соң ул?

Последние комментарии