Гүзәл Уразова тере чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана

Җырчы Гүзәл Уразова татар эстрадасында сәхнә киемнәре белән аерылып тора. "Мода атыннан куып булмый, модадан алда барырга гына була" дип кабатларга яраткан Гүзәл Уразова кием сайлауга бик җитди карый. Сәхнә киемнәрен дә ул үзе уйлап таба. Тегүчеләргә исә Гүзәлнең идеяләрен тормышка ашырасы гына кала.

Модадан алда бару дигәннән, әлегә кадәр чит ил һәм рус эстрадасы җырчыларын гына "балкыткан" светодиодлы күлмәкне дә татар сәхнәсенә иң беренче булып Гүзәл Уразова киеп чыкты. Анысы да үз идеясе иде. Инде җырчы тере чәчәкләр белән бизәлгән, чәчәкләрдән үреп ясалган күлмәк кияргә хыяллана, дип яза җырчының официаль сайты.

Гүзәл күңеленә килгәнне тормышка ашырмый калмый. Димәк, тиздән тере чәчәкләрдән үрелгән күлмәк кигән Гүзәл Уразованы сәхнәдә күреп булачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Алсу киде бит инде,гел урыс жырчылары артыннан кабатлый яналык тугел.Иттэн ясалган кулмэкне дэ киючелэр булды.Кеше колдереп йормэсен иде шул.

29.01.2014 10:42:49

10.06.2013.датасында куелган "Шәһәр уртасында ФОТО"да да Гүзәл Уразовамы әллә? Бик ошаган!

21.01.2014 15:19:25

тере чэчклэрдэн кулмэкне куптэн Алсу киде инде..

21.01.2014 14:47:44

Шәп идея! Кәнишне,шәрә тәнгә һәм чәчәкләре шиңә башлагач киеп чыкса,үтергечски булачак!

Последние комментарии