Гүзәл Уразовадан өр-яңа КЛИП премьерасы

Гүзәл Уразова башкаруындагы җырларга өр-яңа клип премьераларын җырчының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларыннан һәм “Уразова.ру” сайтыннан карап барыгыз.
Шушы көннәрдә өр-яңа видео табадан төште. “Күңел кыллары” дигән җырга төшерелгән клипны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.
 
Соңгы вакытта Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың клиплары образ алыштыруга, антураж белән уйнатуга корылган. “Күңел кыллары” да шундыйлардан. Сер түгел, татарда сюжет линияле клиплар бик популяр иде. Менә бер кеше, ул ниндидер маҗарага эләгә, аннары сюжетның кульминациясе һәм ахырдан чишелеш. Менә шундый кечкенә генә драма, мини-кино. Әлбәттә, мондый төр клипларның да үз караучысы бар. Тамашачы видео-маҗараны мавыгып карый, дип яза urazova.ru
 
Яңа чыккан “Күңел кыллары” клибында сюжет юк дияргә мөмкин. Видео бары тик матур планнарда, матур образлар белән төшерелгән. Сюжет булмаган клипларны төшерү һәм монтажлау аеруча авыр, чөнки төп басым сюжетка түгел, ә планнарның сыйфатына туры килә. 
 
Яңа видео ничегрәк килеп чыккан? Үзегез бәя бирегез. Рәхим итеп карагыз:

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии