Гүзәл Уразованың сеңлесе апасыннан калышмый (ӘҢГӘМӘ)

Гөлназ Халикова - Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың бертуган сеңлесе. Әллә нәселдән, әллә табигатьтән бирелгәнме, Гөлназ да апасы кебек үк талантлы һәм моңлы җырчы. Хәзерге вакытта зәңгәр экраннарда аның "Тутый кошым" исемле җырына төшерелгән тәүге клибын еш күрсәтәләр.

- Гөлназ, ни өчен фамилияң Уразова түгел, ә Халикова?

- Беренчедән, мин кияүдә, Халикова – иремнең фамилиясе. Икенчедән, Гадилә исемле карт әниемнең әнисенең кыз фамилиясе Халикова булган, шуңа да бу фамилия миңа бик якын. Кызганыч, карт әнием мәрхүм инде. Өченчедән, сәхнәдә ике Уразова була алмый, Уразова бер генә булырга тиеш!

- Җыр белән кайчан мавыга башладың?

- Вокал белән мәктәптә укыганда ук, 2нче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Әмма музыкаль белемем юк. Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад факультетын тәмамладым. Белгечлегем буенча икътисадчы булып эшлим. Әлегә декрет ялында, шулай да өйдә эшлим. Һөнәрем үземә бик ошый, гәрчә мин дизайнер булырга хыялланган идем. Әмма әнием юлын сайларга булдым, ул озак еллар дәвамында бу өлкәдә хезмәт куйды. Икътисадчы булсам да, күңелем барыбер сәхнәгә тартыла. Әле дә атнага ике тапкыр вокал дәресләре алам.

- Ни өчен элегрәк сәхнәгә чыкмадың?

- Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. "Җырлыйм бит мин, әмма үзем өчен генә", – дим. "Бу тавышны халык та ишетергә тиеш!" – диләр. Ун ел элек "Барс-Медиа" үзәге дә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иткән иде, баш тартып килдем, хәзер менә бергә эшлибез. Элегрәк уку беренче урында булды, белем алырга омтылдым, аннары кияүгә чыгып, гаилә мәшәкатьләренә чумдым. Мөгаен, хәзер сәгате суккандыр. 

- Гөлназ, икенче клибыңны төшерергә уйламыйсыңмы әле?

- Әти-әнигә багышланган җырыма клип төшердек. Ул инде әзер, тиздән экраннарга чыгар дип уйлыйм. Клипта әти-әни, гаиләм: ирем һәм 1,5 яшьлек улым Рөстәм дә төште.

- Итальян телендә дә җырлыйсың, чит телне үзләштерү авырмы?

- Авыр дип әйтмәс идем. Дөрес, итальян телендә сөйләшә алмыйм әлегә, аның каравы ирем бик яхшы сөйләшә. Үзем дә киләчәктә өйрәнергә телим. Мин шулай ук инглиз телендә дә җырлыйм. Аннан соң миңа төрле жанрлар ошый, операны яратып башкарам.

- "Тутый кошым" җырына төшерелгән клибыңны хәтта чит төбәкләрдә дә күрсәтәләр икән. Синеңчә, бу җырның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Әйе, Казахстан телевидениесы, Уфаның "Туган тел" телеканалы да күрсәтә. Клип өлкәннәрдә генә түгел, яшьләрдә дә кызыксыну уятты, аның максаты – яңа буынның да игътибарын җәлеп итү иде. Әйткәнемчә, миңа төрле юнәлешләр ошый, иҗатымда да алар күп булачак. Тамашачы күңелен тавышым һәм иҗатым белән яуларга телим, моның өстендә тырышып эшләячәкмен.

- Гөлназ, репертуар туплау, җыр башкару, клип төшерү буенча Гүзәл киңәшләрен бирәме?

- Әлбәттә. Беренче клибым буенча да үз фикерен белдерде. Апам да, җизнәм Илдар да җырлавымны ярата, бигрәк тә итальян телендәге җырларымны яратып тыңлыйлар. 1 июньдә бишенче тапкыр узачак "Улым" концертында да чыгыш ясаячакмын. Бу программа бик күп шәһәрләрдә тәкъдим ителде, кайберләрендә мин дә җырладым. Шулай ук "Барс-Медиа" оештырган төрле концертларда катнашам. Гүзәл апа белән җыр буенча гына түгел, теләсә кайсы мәсьәлә буенча киңәшләшәбез. Улларыбыз да бер тирәдә туды, Самир Рөстәмнән 3,5 айга гына зуррак. Без апалы-сеңелле генә түгел, ә якын дуслар да.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии