Гүзәлем белән Салават Миңнеханов “Доширак” ашый башлаган

Cалават Миңнехановның инстаграммында соңгы вакытта ризыклардан “Доширак” та, күкәй тәбәсе генә күренә.
"Шәһри Казан" хәбәрчесе җырчыдан моның сәбәбен сораган:
 
- Гастрольләр белән вакытыгыз тар, күрәмсең. Ә буш вакытта, Гүзәлем сезне нинди тәм-томнар белән сыйлый?
 
Салават болай җавап биргән:
 
- Ул “Доширак” дигәнегез Чаллыда ашалды. Без юлдан килгән, арыган кешеләр, тамак ач, ә шәһәрдә бер генә кафе да эшләми. Шунда кибеткә кердек тә, “Доширак” алырга булдык. Студентлар гына андый әйберне күреп туйган, безгә тансык бит ул. Ә болай мин барлык ризыкларны да ашыйм. Иң мөһиме хәләл булсын.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.04.2016 23:04:54

И кызыктым инде бу яңа ризыкка. Салават белми ашамас, үзенең дә хәләл кибете бар диләр бит аның. Берәрегез аңлатып язмас микән: бу ризык татарча ничек атала, аны ничек итеп ашыйлар, ул берәр агачта үсә торган әйберме, әллә ипигә сөртеп ашый торган нәмәрсәме? Зинһар өчен, гафу итегез инде, хәзерге тормышка ияреп барырлык яшьтә түгелмен, аңгыралык та бардыр инде...

07.04.2016 14:48:18

Доширак хэлэл ризыкмы?

Последние комментарии