Гүзәлем һәм Салават концерт көнен бутап, кызык хәлгә калган

Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлгә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән. Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
«Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып Биектауга хәйрия концертына килдек. Ләкин анда бер кеше дә юк иде. Чөнки кемдер даталарны бутаган», — дип сөйли Гүзәлем Салаватны күз уңында тотып. Ә Салават акланып: «Аның каравы без мәдәният йортының каравылчысының кәефен күтәрдек. Рәхәтләнеп көлде ул бездән», — дип яза tmtv-online.
 
Миңнехановларга игътибарлырак булуларын телибез! Әле ярый, концерт дип уйлап, Мәскәүгә китеп бармагансыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии