Гүзәлемнең икенче клибы нинди булыр?

Татар эстрадасының яңа йолдызы Гүзәлемнең "Чакырма" җырына клип эшли башлаганнар. Асылында җавапсыз мәхәббәт, буталган мөнәсәбәтләр яткан әлеге клипны, Казан ипподромында төшерәләр.

 "Хәзерге вакытта  атта йөрергә, чабарга, каршылыклар аша сикерергә өйрәнәм. Чөнки бу клип ат спортына багышланган. Яңа һөнәрләр үзләштерергә курыкмыйм мин. Беренче клибымны төшергән вакытта скутер һәм машинада йөрергә туры килгән иде. Атта йөрергә өйрәнүне исә яңа сынау буларак кабул итәм", ди Гүзәлем. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии