Хатын-кызның холкы турында аның яраткан чәчәкләре сөйли

Ромашка яратучылар бер дә гади һәм беркатлы түгел. Алар максатлар куярга һәм шуңа ирешергә яраталар. Кешелек сыйфатларына хөрмәт белән карыйлар. Алар гаиләдә һәм мәхәббәттә тынычлыкка омтылалар, бик яхшы дус була алалар.

Лалә яратучылар – әлеге чәчәкләр кебек үк җилгә бирелмәүчәннәр, энергияле һәм арымас хатын-кызлар. Бераз үзсүзле булганлыктан, башкаларның фикерләре белән еш кына килешмиләр.

Роза яратучылар – актив, үз-үзләренә ышанучы, тыныч кешеләр. Кайвакытта аралашканда алар агрессив һәм чәнечкеле дә булалар. Әмма шул ук вакытта алар кызыклы һәм ихтыяр көчле булып калалар.

Сирень яратучылар үз хисләрен тыярга яраталар. Аралашуда гади һәм табигый. Хисләрдә һәм ниятләрдә эчкерсезлекне хөрмәт итәләр. Бик тә романтик натуралар. Мондый кызлар яхшы хатыннар һәм әниләр булалар. Тормыш авырлыкларына тиз җайлашалар.

Хризантема яратучылар – үз-үзләрендә бикләнгән кешеләр. Алар бу дөньядан аерылган сыман. Үз-үзләрен ярата белмиләр, еш кына кайгыралар. Әмма икенче яктан әлеге кешеләр – тыныч, практик һәм көчле натуралар.

Гвоздика яратучылар ялганны сөйми һәм дөреслекне яклый. Алар мода артыннан кумыйлар, нәзакәтлек һәм классиканы яраталар. Гаилә җанлылар. Мондый кешеләр үз сүзләрен әйтә беләләр һәм үз дигәннәрендә нык торалар.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии