Хәләл туй да бик күңелле үтте

Туй хәмерсез булмый дигән караш яши. Ләкин бу фикернең киресен раслап, хәләл туйлар үткәрүче парлар да бар. Альберт белән Айгөл нәкъ менә шундыйлардан.

Яшьләр интернеттагы социаль челтәрләрнең берсендә таныша. Күрешеп, бераз очрашып йөргәннән соң, тормышларын бергә бәйләргә булалар. Ничек хәләл туй уздырырга булдыгыз дигәч, болай диделәр: “Икебез дә намазда булгач, хәмерле бәйрәм артында утыру икейөзлелек булыр иде. Тормыш юлыбызны "шайтан туе" белән башлап җибәрәсе килмәде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән сүзләр бар: "Әгәр дә Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанасың икән, хәмер булган өстәл артына утырма". Менә шул фикерләр безне хәләл туй үткәрергә этәрде”.

Яшь парларның әлеге фикерләрен ике якның әти-әнисе дә хуплап кабул итә. Чакырылган кунакларга хәләл туй уздырыласы алдан ук әйтелә. Аларның да күбесе бу фикерне ошата. Мәҗлес хәмерсез дә бик күңелле үтә икән. Альберт һәм Айгөлнең туе – моңа дәлил.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.08.2011 17:19:49

Барлык гамәлләр дә Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелә. Туганнар ризалыгы мәңгелектә кирәк түгел,ә Аллаһныкы кирәк! Шуның өчен уйлагыз:кем ризалыгы мөһимрәк:Аллаһ Тәгаләнекеме әллә кешеләрнекеме?

04.08.2011 15:56:59

барыбыз да мондый туйнын саваплы икэнен белэ - попробуй аны туганнарга анлатып кара бар...акча экономить иту очен кыланалар ди башлыйлар аннары...

Последние комментарии