Хәния Фәрхи башына операция ясаткан

Декабрьнең соңгы көннәрендә, корпоративка җыенган Хәния аягы таеп егыла һәм аңын җуя.

 "Табиб чакыртып, МКДЦга алып киткәннәр, шунда дүрт сәгать буе башыма операция ясадылар. Егылгач башыма кан сауган, җәрәхәт бик көчле булган. Операцияне Булгаков исемле профессор ясаган, балаларга: "Ычкынырга, аяк-куллары йөрмәскә, теле-хәтере булмаска мөмкин", -дигән.

Январь ахырында Уфада бер атнага якын концертларым булырга тиеш иде, аларны күчергәннән соң гайбәт өстенә гайбәт китте. Концертларым бик күп, өелде-өелде дә, ахырдан минем егылуым белән төгәлләнде. Хастаханәдә ике атна яттым, өч көн реанимациядә булдым. Янымда кызым Алия утырды, Алсу, килен, пләмәнник йөрде, биш көн кодагый саклап утырды, Габделхәй үзе килде. 15 январьда чыктым. Организм көчле, нык көрәшә. Чыккач, ике атнадан соң яңадан томография ясатып хирургка бардым, әйбәт, диделәр." - ди Хәния үзе "Акчарлак"ка биргән интервьюсында.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.03.2013 15:48:10

трепанация булса нык сакласын инде куп жырлап озлекмэсен савык !

22.03.2013 14:17:00

Хәния! Тизрәк савыгыгыз!Без Сезне бик яратабыз!!!!!

21.03.2013 13:40:43

аЙ ХАНИЯ АПА САВЫК тизрэк,мин бит сине улеп яратам,карап кына йор инде.

19.03.2013 13:22:22

Хания апа, Аллаџы тђгалђ сине сакласын!!!

19.03.2013 09:37:27

Берњк сђламђт бул Хђния апа! Без сине бик яратабыз!

18.03.2013 12:23:23

Хәния апа!Исән-имин терелеп,аякка басугызны телибез!Без Сезне бик тә яратабыз!!!

17.03.2013 11:47:35

Табар ялга да вакытны, Фанат тугел. Монда бэхетсезлек очрагы турында суз бара. Э ул хэркем белэн булырга момкин.Шул исэптэн,синен белэн дэ!
Тыныч кына барасын,абынасын...хэм егыласын. Анга килгэндэ син гипста.....анга килмэвен дэ момкин.

16.03.2013 16:50:15

Сэхнэ дэ жырчысыз калмас, нэфеснен дэ чиге булмас. Гаилэсе бэхетенэ терелеп чыга курсен. Хезмэте хормэтсез булмады инде. Ял итэргэ дэ вакыт тапсын иде.

16.03.2013 11:21:16

Авыруны утерерлек итеп яза белгэн газиз халкым..Эллэ хэсис халкыммы сон?

16.03.2013 05:13:53

Әй Аллам,башына китткәнмени.Бөтен бәләнең башы акчада.Туктарга вакыт.

15.03.2013 23:23:23

Исэн-сау терел Хэния,тагын да безне жырларын белэн шатландырырга насыйп булсын!

15.03.2013 22:50:27

Хэния,сэламэтлэнэ кур,Ходай ташламасын узенне!

15.03.2013 17:47:57

Һәр нәрсәнең сәбәбе була, Аллаһе тәгалә бераз ял итеп алсын дигәндер, гел дөнья куарга ярамый,акча мәңге җитми ул, азрак үзеңнең җаның турында да уйларга кирәк.

15.03.2013 16:12:40

Фэния Хэрхи терелегез пожалуйста тизрэк,сезнен концертларыгызны сагындык

15.03.2013 15:01:45

Берүк савыга күр, безнең Хәния Фәрхиебез!

Последние комментарии