Хәния Фәрхи ник һәрвакыт соңгы булып чыгыш ясаганын аңлатты

Татар эстрадасында шундый канун бар. Зур концерт-фестивальләрне ирләрдән Салават, хатын-кызлардан Хәния йомгаклап куярга тиеш. Бу "канун" турында Хәния апаның үзеннән сорадык.

Мондый җай "Татар җыры" фестиваленең матбугат конференциясендә чыкты.

"Моны канун дип булмый. Бу сорауны оештыручыларга бирергә кирәк, чыгыш ясауыларның кайчан чыгасы миннән тормый", - диде җырчы.

"Ә моңа карата башка җырчылардан үпкә сүзләре ишеткәнегез бармы?" дигән сорауга Хәния Фәрхи болай дип җавап бирде: "Үземә әйткәннәре юк, әмма сәхнә артында чыш-пышлар ишеткәнем бар". 

Ә сез ничек уйлыйсыз, зур татар концертларын кем тәмамларга тиеш?

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.12.2013 11:09:20

Узган атнада "Җомга киче" концертында Хәния "Шиңгән чәчәкләр" җырын шәп җырлады. Тавышы татлылыгын бердә югалтмаган, киресенчә концертның бизәге булды Х.Фәрхи.

11.12.2013 10:00:31

Ф.Тямаев "Әйдә-әйдә, сандугач, үтә син тләгемне!...", Н.Залялов "Яшиселәр килә, яшиселәәр..." яисә Р.Рахматуллин "Син дә һаман шул икәәәән... Үзгәрмәгәнмеен мин дәәәә..."! Идеаль, ягъни, тамашачы "кырылып" концертына йөри торган, телефон рингтоннары урынына куя торган Җырчылар, бер сүз белән әйткәндә!

11.12.2013 09:36:54

Юк - бар белән вакыт әрәм итмәгез инде, гадәттә, концертны темасы белән туры килгән җыр белән йомгаклыйлар.Мәсәлән, бәхет телибез, сау булыгыз һ.б.

10.12.2013 22:49:28

Хэния хэзер популяр жырчылар исемлегендэ йорми дип саныйм мин. 10 ел элек булган популярлыкнын яртысы да калмады инде...

10.12.2013 20:21:46

Элфия Авзалова тиеш дип саныйм.

эйе Хэния туйдырды инде.

10.12.2013 18:55:59

толька Салават белэн Хэния,чонки безнен бутэн жырчыларыбыз юк,татарнын сэхнэсе дэ коррупциягэ баткан.

10.12.2013 18:50:40

Салават белэн Хэнияне куптэн сэхнэдэн куарга вакыт.

10.12.2013 18:37:14

Мина Хания апа ошый!!!=)Матур жырлый,сэхнэдэ дэ узен матур тота,жырларында мэгнэле!!!=)))Тик мин дэ анлап бетермим ни очен ахырдан жырлау шундый мохим мина калса ахырдан жырлаган кешегэ инде игтибар калмый,так что соенергэ тугел коенергэ кирэк дуслар!!!

10.12.2013 17:16:17

Әлбәттә инде Салават белән Хәния.

10.12.2013 15:48:03

Татлы тәгам соңыннан бирелә. Әмма, Хания ханымның тавышы татлылыгын югатты инде. Бу темага аңа кагылмаса яхшырак булыр. "Хезмәтенең бәясе" турында да сөйләп кеше көлдереп йөремәсен. Барына канәгать итә белсен.

Последние комментарии