Хәтерен югалткан егетен яңадан гашыйк иткән

Хәтерен югалткан егетен яңадан гашыйк иткәнТөньяк Ирландиядә яшәүче Орла һәм Тэм бер-берсенә 17 яшьләрендә гашыйк була һәм очраша башлый. Өч елдан егет белән кыз ачуланыша. Ә берничә атнадан Тэмны машина бәрдерә.
Егет ике атна комада, берничә ай реанимациядә ята. Орла аның хәлен күзәтеп тора, ләкин янына керергә кыюлыгы җитми. Яшьләр бер елдан соң гына очраша, дип яза Кызыл таң.
 
Авариядә Тэмның башына җитди зыян килгән була, ул элекке тормышын бөтенләй хәтерләми. Кыз аңа үзләренең романтик мөнәсәбәтләре хакында сөйли, яңадан гашыйк итә. Яшьләр очраша башлый, уллары Дилан туа. Ләкин уртак тормыш җиңел булмый.
Сынаулар үткән пар бер аерылып тора, бер кавыша. Тик уртак сөю җимеше һәм сабырлык яңа сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Дүрт елдан соң алар өйләнешә. Бүген Орла белән Тэмның биш баласы бар.
 
Фото: Новости Mail.ru.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии