Иделдәге фаҗига вакытында Гүзәл Сәгыйтованың туганнары ут йотып торган

Иделдәге фаҗига вакытында телевидение журналисты Гүзәл Сәгыйтованың су юлы белән Уфага баруы була. Ул утырган “Мулланур Вахитов” теплоходындагы кешеләр шулай ук Болгарга сәяхәт кылган булганнар, “Булгария” теплоходын күргәннәр. Шуңа да фаҗигагә аеруча кайгырган алар. Кайберләре, хәтта Уфага җиткәнче коткару жилетларын салмаган. Гүзәлнең авылында исә Гүзәл утырган теплоход баткан дигән хәбәр таралган. Ул кайтып кергәндә бар кеше дә кара кайгыда ди.

Эш шунда ки, Гүзәл фаҗига булганнан соң әнисенә шалтырата һәм хафаланмаска куша. Шуннан соң телефоны тотмый башлый. Авылдагы күршеләр Гүзәлләр йорты янында елашып беткәннәр. 

Сәфәр исә Фән Вәлиәхмәтовка багышланган була. Теплоходта, әлбәттә, күпләрнең кәефләре булмаган. Курыкканнар да. Һәр селкенгән саен тормыш белән хушлаша ди куркучылар. Гүзәл бу сәфәрдә инде 7 нче тапкыр катнаша. Иделдә мондый фаҗига булуын күз алдына да китерә алмаган.

Тагын бер күңелсез факт. Гүзәл белән йөзгән бер егетнең фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме дә “Булгария”дә фаҗигагә юлыгучыныкы белән тәңгәл килгән. Туганнары, дуслары елашып бетеп, аны инде җирләргә әзер булып торганнар ди...

Алла сакласын.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.07.2011 12:35:35

Аллам сакласын! исэн -имин йрегез кемнендер йорэк туреннэн озелеп тошкэн сабыйлар.Барыр юлларыгыз унышлы булсын.Гузэл балакаем бер ук узенне сакла,эти-эниенне кара кайгыга батыра курмэ.Унышлар сина!

15.07.2011 12:48:32

ТНВның кояшын югалтып булмый! Гүзәл, бер үк сакланып йөри күр, бәбкәм.

Последние комментарии