Иделия: "Америкада хыяллар чынга ашты"

Американың Майами шәһәрендә яшәүче җырчы Иделия елга бер тапкыр туган ягы - Казанга кайтып, туганнары һәм дуслары белән күрешә. Быел исә җырчы бу очрашуны үзенчәлекле итеп оештырырга уйлаган. Иделия барлык дусларын, иҗатына гашыйк булган тамашачыларын һәм журналистларны “Америка хыялы – чынмы, әллә ялганмы?" дип исемләнгән матбугат очрашуында җыйды.

 Әйтергә кирәк, Иделиянең чит илгә китеп яшәвенә дә биш ел булган инде. "Башта Казанны, якыннарымны бик юксына идем. Кайткан вакытта да, таныш юлларны күрүгә үк күңелләр тулып, күзләргә яшьләр килә иде. Хәзер андый хисләр кичермим, чөнки бер яктан – күнегелде, икенче яктан – тулысынча иҗатка чумдым, елап утырырга вакыт юк. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Әмма эчке дөньям шул ук, бер дә үзгәрмәдем, һаман да шул Иделия мин", – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Иделия Майкл Джексонның продюсеры белән эшләвен белдерде. Җырларын исә үзе иҗат итә. Моннан тыш, ул актерлык осталыгы белән шөгыльләнә башлаган. Европа телеканаллары өчен төшерелгән фитнес-рекламада катнашкан. Үзе өчен генә фантастик фильмга сценарий яза. Спортка зур игътибар бирә.

- Мин ике бүлмәле фатирда яшим. Үземнеке түгел, арендалыйм. Америкада торак арендалау бик популяр, чөнки анда кеше һәрвакыт күченеп гомер итә. Беренче катта бассейн белән спортзал бар. Атнаның биш көнендә спорт белән шөгыльләнәм. Үз өстемдә бик күп эшләргә туры килә. Гомумән, мин Америкадагы тормышымнан бик канәгать.

Шәхси тормышын исә җырчы сер итеп саклавын белдерде. Шунысы мәгълүм: Иделия кияүдә түгел. Җырчы Шевроле Камаро машинасында җилдерә. Казанда бу машиналар берничә генә берәмлек.

АКШка барып, күңеле кайткан, эше барып чыкмаган кешеләр бихисап. Шуңа да күпләрне "Америка хыялы чынбарлыкмы ул? Аны тормышка ашырырга мөмкинме?" дигән сораулар кызыксындыра. Иделия бу сорауга "Америка хыялы – чын. Әтием Марс Макаров композитор булгангамы, төрле көйләр тыңлап үстем мин. Балачактан көнбатышка тартылдым, шуңа күрә бу мизгел эчендә генә барлыкка килгән хыял түгел. Көнбатыш көйләрен татар сүзләренә салып җырлап карау теләге туды. Тик мондагы татарлар минем иҗатны аңламады дияр идем. Әлбәттә, Америка мине колач җәеп каршы алмады, яшерен-батырын түгел, башта ресторанда администратор булып эшләргә туры килде. Белдерү буенча бер продюсер белән таныштым, ул минем иҗатымны ошатты. Шулай әкренләп Америкадагы иҗат юлым башланды", – диде Иделия.

Җырчы Америкада татар эстрадасы артистларын җыеп, концерт оештыру теләге барлыгын белдерде. "Кызганыч, әлегә IDELIA Mars бренды АКШта танылмаган, шуңа күрә, беренчедән, бу тамашага халыкны җыю авыр булачак, икенчедән, андагы халкы татар җырын аңламаячак. Әлбәттә, Майамида татарлар бар, анда хәтта Сабан туе да оештырыла. Алар сезгә зур сәлам юллады", – диде Иделия.

Очрашуда Иделияның Казанда яшәүче әнисе Фирдания апа да бар иде. "Хыяллары тормышка ашсын дип, Америкага үзем кыстап җибәрдем. Башта "ник мине куасың?" диде. Хәзер инде кайтырга теләми. Планшет алып бирде, скайп аша аралашып торабыз", – диде Фирдания апа. Матбугат очрашуына шулай ук Иделияның җырчы дуслары Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Булат Җиһаншин, Зөлфәт Зиннуров та бар иде.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.06.2015 14:16:45

Обажаю мин бу Иделияне.Уважуха сина.Минем мечтам ул Майами да яшэргэ.Унышлар Иделия!!!
Квартира арендалау купме тора икэн,бик белэсем килэ.

Последние комментарии