Ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы?

Ике Гает арасында өйләнешергә ярамый дигән имеш-мимеш йөри халыкта. Шул сәбәпле өйләнергә теләгән яшьләрнең планнары бозыла. Туй йә бер якка, йә икенче якка чигерелә.

 

Чыннан да ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы? Үткәрсәң, ни була? Ә, бәлки, иртәрәк яки соңрак үткәрү хәерлерәктр? 

Еш кына яшь парлар бу имеш-мимешкә имеш-мимеш буларак кына карый. Әти-әниләребездә, әби-бабаларыбызда исә, бу гыйбарәгә ышану көчле, чөнки бу тәртип (бәлки, аны йола дип атаргадыр?) буыннан-буынга килгән. Әмма аның дингә, Ислам диненә катнашы бармы? Бу сорауны дин белгечләренә бирергә кирәк.

Узган җомгада Балтач районы Борбаш авылында булган Җомга вәгазенең бер өлеше шул сорауга багышланган иде. Аны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. "Бу арада миңа көн дә бер сорау белән шалтыраталар. Ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы? Әлбәттә, ярый. Динебездә мондый тыю юк," - диде ул. "Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр хәерлерәк. Ә никах ул изге гамләл," - дип өстәде Җәлил хәзрәт.

Сүз уңаеннан, пәйгамбәребез саллалаhу галәйhи вә сәллам  дә ике Гает арасында Шәввәл аенда никахлашкан.

Шунысын да әйтергә кирәк: елның һәр көне ул ике Гает арасы. Ураза Гаете белән Корбан Гаете яки Корбан Гаете белән Ураза Гаете арасы.

Никахлашкан парларга бәхет һәм тигез гомер телибез!

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.07.2015 08:48:01

Гаетләр елга ике генә! Кайсы ягыннан карарга кирәк ике гает арасын? Елның кайсы өлешен карасаң да ике гает арасы була!
Шулай булгач, ярый булып чыга!!!
Исламда андый ырым юк!!!

Өйләнешегез,киәүгә чыгыгыз, татарлар - ишәегез!!!

Последние комментарии