Ике яшьлек бала әти-әнисенә миллион доллар бүләк иткән

Шундый хәл Кытайда булган. Биредә Интернет лотереялар аеруча популяр икән. Яшь гаилә, бәлки аларга да бәхет елмаер дип, лотереяда катнашырга булган. Моның өчен аларга махсус сайтта теләсә нинди саннар сериясен җыярга кирәк иде.

 Әти белән әни бу вазыйфаны 2 яшьлек малайларына кушкан һәм мондый адым ясап ялгышмаган. Сабый җыйган код аларга 1,03 миллион доллар отарга булышкан. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии