Илдар Әхмәтов фатирын сатып йорт алган

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илдар Әхмәтов, башка күп кенә артистлардан аермалы буларак, җәйне Казанда гына уздырган. "Чит илләргә барганым да юк, барырга теләмим дә. Ара тирә авылга кайтып киләбез. Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да", - ди Илдар.

Узган ел Илдар Әхмәтов Казандагы фатирын сатып, Клыки бистәсеннән йорт алган. Быел ул йортны төзекләндереп, матур ремонт ясаган. "Хәзер шәһәрдәге фатирны сатып, шәһәр читендә йорт салу модага керде. Мин бу "көтү"гә иярү максатыннан йорт алмадым. Гаиләбез ишәйгәч, фатирда кысан була башлады, шуңа күрә йорт алырга карар кылдым", - ди Илдар. Билгеле булганча, җырчы тормыш иптәше белән Ислам һәм Айдар исемле ике ул үстерә.

Иҗатка килгәндә, Илдар әлегә җырлар да яздырмый, клип та төшерми, рәхәтләнеп ял гына итә икән. "Иҗат кешесенә табигать уянган вакытта, ягъни яз көне һәм елның алтын фасылы - көз көне илһам килә, гадәттә. Шуңа әлегә эшләргә илһам юк", - дип белдергән җырчы "Интертат.ру" хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии