Илфак Шиһапов: "Авырлыклар биргән өчен, Дөньяга китергән өчен, Рәхмәт, Тәңрем!"

Бүген Илфак Шиһапов якты дөньядан китеп барды. Аңа нибары 49 яшь иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Илсөя Бәдретдинова башкаруында Илфак Шиһапов язган әлеге җыр бүген аеруча моңсу яңгырый:

 

Рәхмәт, Тәңрем!

1. Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты -
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел - янда парым,
Җиңәрлек бүген барын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым -
Рәхмәт, Тәңрем.
 
Кушымта:
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем.
 
2. Еллар авыр, борма юллар,
Кичә-кичә утлар-сулар
Яши кеше.
Һәр көнендә бәхет көтеп,
Күкләрдән күп өмет итеп,
Яши кеше.
Авырлыклар биргән өчен,
Дөньяга китергән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.
Киләчәк һәм үткән өчен,
Сөю колы иткән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.06.2017 17:35:18

Улгэн сыер сотле була дигэндэй Илсоя анын турында купме хурлап интервьюлэр бирде.Азрак сабыр итэ белмэде.Ир белэн хатын одна сатана диюлэре дэ хактыр.Балаларга кыен.

31.05.2017 19:36:15

...
Киттең.Инде киттең мәңгелеккә...
Алып киттең булган бар үпкәңне...
Татар бит ул бары үлгәч кенә
үлчи синең күпме тир түккәнне.

Исән чакта сиңа күпме хаксыз
пычрак атты, юкса, сине хурлап.
Бүген исә елап озата ул,
соңгы юлга, сине, шулай зурлап.

Талантыңа бәя -кул чәбәкләү!
Инде сиңа ул да кирәк түгел.
Түздең,тагын түзәр идең, әмма
йөрәгең бит андый йөрәк түгел.

30.05.2017 15:01:59

Бик кызганыч...Талантлы шэхес иде.

Последние комментарии