Илфак Шиһапов беренче хатыны белән аерылышу сәбәбен әйтте (ИНТЕРВЬЮ)

"Ике кеше бергә яшәүнең кризиска җиткәнен аңлый икән, нигә алар азапланырга тиеш? Гаилә бит әле хатын гына түгел, балаларым белән аралашып, ярдәм итеп яшим, икесен дә түләп укыттым. Гаиләне саклау бер йортта тору дигән сүз генә түгел ул", дип белдергән Илфак Шиһапов "Ирек мәйданы" газетасына.


Танышларым бар: атна саен ире хатынын канга батырып кыйный, хатыны көн саен иренә, берәр яры башың бетсә иде, дип тели, бергә яшиләр, аерылмыйлар, алар да гаилә һәм андыйлар бик күп. Хатыны йөри — ире белә, ире йөри — хатыны белә, алар да гаилә бу­лып яши. Кирәкме ул?! Беренче хатыныма тырнак белән дә чиертмәдем, начар яшәмәдек, кризиска килеп җиттек. 

— Нинди?

— Бер-береңә чит кешегә әйләнәсең. Андыйлар бик күп, алар кеше, туганнар нәрсә әйтер дип аерылышмыйча яши. Аерылу, башка гаилә коруны сенсация итеп кабул итмим. Бер-береңә карата күңел җылысы калмаган икән, нигә, нәрсә өчен бергә яшәргә? 

Ул кияүгә чыктымы?

— Юк. Юк бугай.

Сине икенче хатының Илсөядән көнләшә икән, диләр...

— Гомердә дә.

— Шуңа күрә мәхәббәт җырлары җырлатмыйча, шансон гына җырлата икән, диләр. Илсөя мәхәббәт җырлары җырлый башласа, ирләр шашып, аны урлап китүләре дә бар икән, диләр.

— Илсөяне көнләшә дип әйткән кешенең битенә төкер. Гашыйклар көнендә хатынны җырларга төнге клубка җибәрдем. Мин бала йоклатып өйдә калдым. Күпчелек концертларга Илсөя берүзе йөри. Программаны җайга салып бетергәнче бер ай йөрим дә, аннары анда минем кирәгем юк. Финанс мәсьәләләрен телефоннан хәл итәм. Хатын итәгенә тагылып йөрүне кирәк дип санамыйм. Чынлап торып көнләшсәм, көнләшергә сәбәп булса, андый хатын белән өч көн дә тормыйм.

— Илсөя сиңа хыянәт итми микән соң?

— Мин аңа ышанам. Шигем булса, бер минут та яшереп тормыйм, уйлап та йөрмим, шундук әйтәм. Әгәр хатын-кыз хыянәт итә икән, син аны беркайчан да туктата, контрольдә тота алмыйсың, башында үз акылы булмаса. Хатын-кыз кебек хәйләкәр зат юк ул.

— Өйдә Илсөя “командовать” итәме?

— Итә алмый.

— Кулда тотасыңмы?

— Безнең башта ук шулай куелды. Унике ел торабыз, бер генә тапкыр да талашканыбыз юк. Сугышу турында әйтмим дә, хатын-кызга кул күтәргән ир-атны ир-ат дип санамыйм.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.03.2013 18:42:40

Админ мин мондый хата белән язмадым. Миңа нәм-нәм пләмәсе генә аңлый торган телдә язуыңны төзәт.

30.03.2013 17:42:48

Хатын-кыз турында дорес яза. Хэйлэкэр хатын-кыз заты.

30.03.2013 17:40:44

Гармун + Гуля + Мэчтурэ = сагындымнарга ?з бите?? кереп язып утырган ?чен р?хм?т ?йт, яме, Уйла, рус х?рефл?ре бел?н татарча язып утыру берни т?гел, ?мма тавык та ч?пл?п бетер?лм?слек хаталары?ны ?зе? чутла. Татар х?рефл?ре бел?н язып кара, к?рерсе? ?зе?не? ни язганы?ны, кемне? надан ик?нен д? белерсе?.

30.03.2013 13:36:25

Гармун + Гуля + Мэчтурэ = сагындым . Бер кеше надан монда,яза белми.Татар хэрефе гаепле тугел , грамматика буенча надан сез.

30.03.2013 12:28:48

Сайтыгыз ник татарча х?рефл?рне чыгармый? Ник карамыйсыз?

30.03.2013 12:27:06

Илс?ясе икенче хатын алдырырга р?хс?т итс?, беренчесен аерттырмаган да булыр иде.

30.03.2013 12:24:07

Моны? беренче хатыны кем булган со??)))

30.03.2013 10:29:28

Аптырадылар инде шу?а ?йтерсе? бер Илфак кына аерылышкан.??ркемне? н?рс? язылган шул була инде ул.?леп т?релс? аптырар иде?.? болай кеше к??елен? кереп тикшеренеп актарынып ятмагыз инде.?ле Илфак урынында булсам Илс?яр янына тагын бер хатын алыр идем.В?т с?йл?р идегез Илфакны пинсияг? чыкканчы,тузанда кундырмыйча.

30.03.2013 07:01:04

Балта белэн аннан-моннан юнып ясалган полуфабрикатка охшаган кеше. Наданлык та кочле. Амбициянен чиге юк.

Илфак молодец кеше.Шуна яратып уз итэм аны,Илфак кебек ирлэр жир йозендэ аз шул кызганычка каршы.

29.03.2013 11:21:31

Моны тынласан-алар прям идель гаилэ...белмим, белмим..Идеаль эйбер булмый бит бу доньяда

Последние комментарии