Илгәрәй: “Мондый хатын – миндә генә!” (ИНТЕРВЬЮ)

Татар эстрадасы җырчысы Илгәрәй күп кенә тамашачыларга үзенең матур җырлары белән таныш. Казан егете булуына карамастан, матур итеп татарча сөйләшә белүенең сәбәбе гади – заманында укытучы булырга хыялланган икән ул.

 “149 нчы татар-төрек лицеенда укыдым. Татар һәм төрек теле укытучысы булырга дип, Татар дәүләт гуманитар институтына укырга кердем. Укытучыларымны бик ярата идем. Өч ел укыгач, безне КДУ белән кушып куйдылар. Мин андагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килеп кердем”,– ди Илгәрәй. Илгәрәйнең җырлап йөрү уенда да булмый. Бервакыт мәктәптә укыганда, берәр җырлый белүче егет кирәк иде, дип эзләп йөриләр. Шунда Илгәрәйнең сыйныфташы: “Әнә Илназ җырласын. Аның тавышы матур”, – ди. “Шуннан китте минем җырчы тормышым. Сыйныфташыма рәхмәт. Башта вокал бүлегенә йөрдем. Аннары инде төрле бәйгеләрдә катнашып, урын­­нар яулый башладым. Хәзер исә зур сәхнәләрдә җырлап йө­рим. Тик бер үкенечем бар: югары белемем булса да, үзем теләгәне булмады”, – ди Илгәрәй. Эстрадада Илназлар күп булгач, ул Илгәрәй дигән исем белән җырлый башлый.

– Тагын бер яшәсәм, мин туп-туры музыка училищесына барып керер идем. Баянда уйнарга өй­рәнү теләгем зур. Баштарак, инде соң дисәм дә, хәзер әллә вакыт табасы инде дип тә уйлыйм,– ди ул.

Әмма педагогика университеты егетне сөйгәне Айгөл белән очраштыра.
– Тикмәгә генә адашып йөр­мәгәнмен икән мин анда. Бервакыт сәхнәдән шигырь сөй­ләдем. Артык хисләнеп кит­кәнмен. Зал дәррәү кул чапты. Шул чакта сәх­нәдән чыкканда бер кыз күзгә чалынды. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Һәм шул көннән гел аның турыда уйлана башладым. Кеше­ләрдән белештем. Баксаң, ул да мин укыган бүлектә белем ала икән. Очрашып йөри башладык. Миңа гашыйк булган, мәхәббәтен аңлата торган кызлар хәзер дә күп. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганчы, Айгөлгә әйтеп куйдым: “Җырлап йөрим. Гайбәте дә булыр. Кызлар да тынгы бирмәс. Сиңа шундый ир ярыймы?” – дидем. Ул мине кабул итте.

Илгәрәйнең дүрт яшьлек кызы Әдилә үсеп килә.

– Кызлар әтиләрен ярата икән алар. Без гаиләдә ике малай үскәч, кыз балага ияләнү кыенрак булды. Бала тәрбияләгәндә бераз усалрак булырга тырышам. Соңгы арада кызым характер күрсәткәләп ала башлады әле. Иртән балалар бакчасына илткәнче дә еларга мөм­кин. Бу вакытта аны әнисе җайлый. Әле кечкенә бит. Үсә төшкәч, үз­гәрер дип уйлыйм. Бәлки берүзе генә булганга холкы көй­сезрәктер. Иптәш кирәк аңа, – ди Илгәрәй.
Аның хыяллары зурдан. Килә­чәктә өч балалы булырга телим, ди. Хатыны да аның белән килешә. “Өй тутырып сабыйларың йөрү бәхет бит ул. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар”, – ди Айгөл.

Шул арада, Илгәрәй тиз генә хатынын мактап ала.

– Айгөлнең әти-әнисенә рәх­мәт. Минем өчен дип нинди шәп кыз үстергәннәр. Без бер-бе­ре­безне тулыландырып торабыз. Ай­гөлсез, белмим нишләр идем. Гас­трольләрдән кайтып кер­сәм, өе­без чиста, ашарга пешкән. Ир кеше өчен тагын ни кирәк? Озаккарак китүнең дә уңай ягы бар – бер-бе­ребезне сагынабыз. Ул вакытта үпкәләшүләр дә булмый. Дөрес, тормыш булгач, ачуланышкан чак­лар да була. Мин бик тә дө­рес­лекне яратам. Кайчак менә шуңа үпкәләп, ике көн сөйләшмичә йө­рергә мөмкинмен. Әмма бу вакытта мине Айгөл тиз генә җайлый. Ул иң беренче булып дуслаша. “Нәр­сә, матурым, тагын эндәшми йө­рергә исәпме?”– ди. Шул сүздән соң бөтен ачу эреп юкка чыга.

Айгөл каенанасы Оркыя ханымны да мактап кына тора. Яшь­ләр бергә яшиләр.

– Әниемне хөрмәт иткәнгә, хатыныма ихтирамым зур. Әнигә ох­шаган да бит әле ул. Тикмәгә генә, килен – каенана туфрагыннан ярала, ди­миләр бит. Алар гел бер­төсле. Өй җыештыра башласалар, икесе дә берьюлы бер­ничә эшне башкара. Тәрәзә дә юыла, ашарга да пешә, идән дә чиста була. Мин язмышыма рәх­мәтлемен,– ди Илгә­рәй.

Тагын шул ягы да бар: ул авыруларга, мохтаҗларга гел ярдәм кулы суза икән.

– Чакырсалар, концертларга барып җырлыйм. Мөмкинлек булганда, акчалата да ярдәм итәм. Кешеләрне ярату, аларга мәр­хә­мәтле булу гаиләдән килә. Әтием Рәхимулла, әнием Оркыя гади эшчеләр булса да, безне чын кеше итеп тәрбияләделәр. 28 яше­мә җитеп, алар алдында начар сүз әйткәнем, исерткеч эчемлекләр эчкә­нем, тәмәке тартканым юк. Мин әле дә алардан куркып торам. Үз гаиләм булгач, аларның тәр­бия­сенең никадәр ныклы булганын аңладым,– ди Илгәрәй.
 

Чыганак: Гөлгенә Шиһапова, “Ватаным Татарстангазетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.10.2014 13:17:11

Хатынын мактаган ир үзе дә мактауга лаек. Әнисен, хатынын хөрмәт итеп, яратып яшәве аның күңеле дә матур булуын күрсәтә. Илгәрәйне кеше буларак бөтенләй белми идем, хәзер белгәч хөрмәтем артты. Аның кебек чын ирләр күбрәк булсын иде. Хатыны да каенанасы белән дус-тату, матур яши икән. Хәзерге яшьләрнең кайсы шулай булдыра ала? Акыллы хатын. Молодцы! Бәхетле булыгыз!

15.10.2014 10:39:14

Куп матанма куз тидерерлэр хатынына!

13.10.2014 21:15:14

акыллы атын, юләр хатынын мактар.

13.10.2014 18:13:53

Ярты җүләр үзен мактар,
Шыр җүләр хатын мактар!

13.10.2014 16:46:48

Бэхет телибез инде,Илгэрэйгэ. Ошый !

13.10.2014 15:52:51

Безгә килде, ярый әле, фонограммага җырламады. Алайса, башкалар шулай эшләделәр. Ике җырны да фонограммага җырлагач инде..

13.10.2014 12:03:43

"Казан егете булуына карамастан, матур итеп татарча сөйләшә белүе", "гади эшчеләр булса да, безне чын кеше итеп тәрбияләделәр"
Казанда яшэп татарча матур сойлэшэ белмэу, я гади эшче гаилэсендэ нормаль тэрбия булмау нормамы инде хэзер ??????,

Последние комментарии