Илгизәр Мортазин туган көнен Мисырда каршылаган (ФОТО)

Шушы көннәрдә автор-башкаручы Илгизәр Мортазин Мисырдан кайтты. Самолетта, очраклы рәвештә, композитор Зөфәр Хәйретдинов белән очрашканнар. Аерым отельләрдә ял итсәләр дә, кайтканда кабат бер үк самолетка эләккәннәр. Хәтта ки, урыннары да янәшә туры килгән. Менә сиңа мә!!!

Илгизәр Мортазин  Хургада шәһәренә хатыны Флера, кызы Регина белән ял итәргә барды. Илгизәр Мортазин мобиль телефонын сүндереп, 10 көнен тулысынча ялга багышлаган. Ул беренче мәртәбә туган көнен (20март) чит илдә каршылаган. 

Мисирдагы ял аңа бик тә охшаган. Бер сүз белән: “Әкият!” – диде. Төрле экскурсияләрдә булган. Аеруча да су асты көймәсендә Кызыл диңгез төбен күзәтү онытылмаслык хис-тойгылар уяткан. Даими рәвештә кокос мае белән махсус массаж сеансларына, саунага йөргән.

Чаллыда һәркөнне салкын чишмәдә коенучы морж-Илгизәр, Мисырда да кимен куймаган, судан чыкмаган да ул. Быел тагын чит илгә барам дип планлаштыра популяр җырлар авторы. Кайсы илгә икәнен генә белми. Сайлана. 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии