Ильмира Нәгыймова акча кызгануын яшерми

Ил буенча үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, быелның соңгы алты аенда россиялеләрнең 51 проценты, күңел ачу чараларыннан баш тарту хисабына, акчаларын экономияли башлаганнар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, опера-балет театрларына, спектакльләргә, төнге клубларга, матурлык салоннарына баручылар саны кимегән.
Кечкенә шәһәрләрдә, авылларда яшәүче 45 яшькә кадәр кешеләр арасында акчаны янга калдыручылар аеруча күбәйгән икән. Күбесе күңел ачу, ял итү өчен кинога бара, тиз генә ашап чыгу урыннарына кереп тамак ялгый, һәр бишенче кеше фастфуд белән туклана.
 
Шәһри Казанның "Ә сез күңел ачу чараларына акча сарыф итәргә кызганмыйсызмы? Ничек ял итәсез?" дигән соравына җырчы Ильмира Нәгыймова болай дип җавап биргән:

– Ул рестораннар безнең өчен тансык нәрсә түгел инде. Банкетларда еш кунак булырга туры килә. Гомумән, рестораннарга, төнге клубларга акча кызганам. Туганнар белән авылда – Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылында җыелып шашлык пешерү, ял итү – иң күңеллесе. Бернинди ресторан да кирәкми. Бер тапкыр да театрга барганым юк. Киноны да соңгы елларда интернет аша өйдә генә карыйбыз. Ә менә матурлык салоннарына, спа-үзәкләргә йөрер идем. Тик акчадан бигрәк, ике бала тапканнан соң, вакыт җитми.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии