Ильмира Нәгыймова ни өчен шәхси архивын интернетка куйган?

Бүгенге көндә Youtube cайтында эстраданың популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова исеменнән ачылган берничә канал бар. Җырчы үзе ачкан канал барлыгын һәм аның бердәнбер булуын дәлилләү өчен каналда яңа җыры белән бергә шәхси архивтан туй күренешләрен урнаштырган.

 – Youtube сайтында 2015 елда теркәлдем. Беркөнне карасам, минем исемнән өчләп канал ачканнар, хәтта шактый гына күрсәткеч җыярга да өлгергәннәр. Шуннан соң үземнең каналны җанландырып җибәрергә уйладым. Бу канал үзебезнеке, үзебез утырабыз, дип Руслан белән Интернет челтәрендәге аккаунтларыбызда яздык. Бу көннәрдә «Алтын балдаклар» исемле яңа җырымны урнаштырдым. Туй турында булгач, үзебезнең туйдан күңелле мизгелләрне дә күрсәтергә булдык, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии