Илнар Ялалов Голландиядән ябыгып кайткан

Җырчы Илнар Ялалов ел саен чит илгә гастрольләргә чыга. Үзе генә түгел, әлбәттә. Ул инде җиденче елын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында артист булып эшли. Илнарның Голландиягә иҗат сәфәре белән баруы бишенче мәртәбә икән.

 - Театр оркестрларыбыз белән берлектә 60 лап кеше Голландиядә ай ярымлык гастрольләрдә булып кайттык. Тамашачы бездән бик канәгать калды. Голландиянең Амстердам, Гаага кебек зур шәһәрләрендә булдык.

Голландиядә велосипедта йөрү – гадәти күренеш. Казаннан барган бер төркем артистларның барысына диярлек велосипедлар бирелгән. Кем кая барырга теләгән, шунда барган. Күпме чакрым үтәсе килсә, шул кадәрен үткән. Машиналар өчен аерым трасса, ә велосипедта «җилдерүчеләргә» үзләренеке булу сәбәпле, хәвеф-хәтәрләр бермә-бер ким булуын дә әйтеп узды Илнар. Җырчы шәһәр белән якыннан танышу максатыннан, шулай ук кибетләргә велосипедта чыгып китә торган булган. Мәсәлән, брендлы кием-салымнар кибетенә барып кайтыр өчен ул 60 чакрым араны узган. Гаиләсенә бүләккә дип, шактый сыйфатлы кием-салымнар белән 5 килограмм авырлыктагы чын Голландия сыры алып кайткан.

– Бер ай ярымга сузылган гастрольләр үтте дә китте. Ел да Голландия халкының тәртипле булуына таң калам. Анда сине белмәгән кешеләр дә исәнләшеп, хәлеңне белешеп китә ала. Гаиләмне, туган ягымны сагынып кайттым. Ни дисәң дә, ничек кенә мактасаң да, туган як сагындыра. 5 яшьлек улым Аяз белән яшь ярымлык кызым Ясминә мине юксынып беткәннәр (елмая). Аязыбыз әле биюгә йөри башлады. Хәзер парлап биюче кыз белән ярышка әзерләнеп йөргән чагы, — диде Илнар Ялалов.

Ел саен Илнар Ялалов Голландиядән 10-15 килограммга ябыгып кайта. Бу баруында ул 10 килограмм авырлыгын югалткан. Чөнки җырчы көн саен йөгерергә чыккан, шуннан соң бассейнга барган. Велосипедта йөрүен дә туктатмаган. Ябыгу сәбәпле, җырчы гардеробындагы киемнәрен бер үлчәмгә кимрәккә алмаштырган.

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.12.2014 14:55:34

Өшкерделәр микәнни? Анда ирек бирелгән диләр бит.

Последние комментарии