Ильназ Баһ Сабантуйларда 1 миллионга якын акча эшләгән

Менә ел буе зарыгып, сагынып көтеп алган, бөтен татар дөньясын дер селкеткән, иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Татар артистлары өчен исә Сабан туе – аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел ачып кына калмый, әйбәт кенә акча да эшләп ала. Кайсы артист күпме акча эшләгән?

Гөлгенә Кәлимуллина: Чувашиядә бер генә Сабан туенда эшләп 10 мең акча алган.

Зөлфәт Зиннуров: Арча районы Апаз авылында - бер генә Сабан туенда 50 меңгә якын акча эшләгән.

Алинә Шәрипҗанова: Саба районы Миңгәр авылы һәм Түбән Кама шәһәре - ике Сабантуйдан 60 мең.

Артур Салихов: алты Сабантуйдан, шул исәптән Балтач, Чаллы - 50-100 мең.

Сөмбел Билалова: Быел Татарстан Сабантуйларында катнашмаган, Рига һәм Мәскәү Сабан туен алып барып һәм җырлап, бер клип төшерерлек акча эшләгән – 50-100 мең.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: өч Сабантуйдан 90 мең.

Ильмира Нәгыймова: биш Сабантуйдан 100 мең.

Ландыш Нигъмәтҗанова: Ландыш өчен быелгы бәйрәмнәр иң уңышлы елларның берсе булган, чөнки җырчы Сабантуйларда ярты миллион акча эшләгән!

Илназ Баһ: май аеннан башлап 15ләп Сабан туенда катнашып, 1 миллионга якын акча эшләгән! Быел Илназ Сабантуйлардан бик уңган!

Сораштыруда катнашкан кайбер артистлар бик серле булып чыкты, күпме акча эшләгәннәрен яшерде. Салават Миңнеханов җырчы Гүзәлем белән 6 Сабантуйда катнашуын белдерде, әмма күпме акча эшләгәннәрен әйтмәде, "үзегез санап чыгарыгыз инде", диде...

Нурзадә исә барлыгы 6 Сабантуйда катнашкан, акча мәсьәләсендә серле генә "күпме эшләдем, барысы да үземнеке, акча санап утырганны яратмыйм, гафу итегез, бу минем шәхси эшем", дип белдерде.

Замирә Рәҗәпова быел 5 Сабантуйны алып барган, күпме акча эшләвен яшерде, "коммерческая тайна" дип җавап бирде.

Раяз Фасыйхов та "Сабантуйларда катнаштым, акчасын әйтмим", диде.

Алия Исрафилова быел бер Сабан туенда да катнашмаган, бәйрәмне гаиләсе белән үткәргән.

Чәчкә исә "акча турында сөйләшергә яратмыйм, күпме икәнен әйтсәм, мактанчык дип әйтүләре бар", диде.

Булат Бәйрәмов Питрәч район Сабан туен алып барган (Ләйсән Гыймаева белән бергә). Шулай ук Мамадыш районы Түбән Ошма авылы кичке Сабан туенда, Балтач районы Сабантуенда эшләгән. “Күпме акча эшләү турында беркайчан да сөйләмим... Булганына шөкер итәргә кирәк. Эшләгәне җитә!” – дип белдерде ул.

Ильвина, Фәнил Вакказов, Ранил Нуриев, Ләбибә, Әмир Латыйпов, Гөлнара Габидуллина, Энҗе Шәймурзина, Алинә Даутова, гомумән, сорауга җавап бирергә теләмәде.

Чыганак: "Интертат. ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.06.2015 23:06:33

Кычкырмагыз эле Ильназ Бах дип! Ришат Тухватуллин дигэн жырчы килеп тоште бит эле безнен Татарстанга. Вот ул акчаны эшлииии.Концертларына билет бэясе стыдно назвать нинди кыйбат. Бай эбилэр йорилэр инде. Бер 10 млн. точно эшлэгэндер Сабантуйларда.

19.06.2015 11:33:33

кому нужна их дешая колхозная музыка?еще и за это платят,удивительно.

18.06.2015 14:50:50

Булдыргансыз. молодцы! Кемнеңдер еллык зарплата акчасы ул (айга 5мен эшләүченең)!

18.06.2015 13:44:16

Иркэ купме эшлэде икэн.Ландыш Иркэ булмаганга шулкадэр эшлэде микэн?:))) Иркэ чыгыш ясады микэн бу быелгы сабантуйларда.Беременно дип ишеткэн идем,доресме?

18.06.2015 09:54:34

Венер Салимов бездэн 60000 алып китте( Кара Чишмэ)

18.06.2015 00:15:29

Налогларын тулэсеннэр инде хэзер шул мактанчыклар

Последние комментарии