Илназ Баһ: Шәфкать туташына гашыйк булдым! (ВИДЕО)

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһның "Йөрәгем яна" исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Шаян рухта төшерелгән бу клипның сюжеты бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Анда гади авыл халкы белән бергә таныш йөзләрне дә күрергә мөмкин.

 – Клипны быел җәй ахырында Питрәч районы Шәле авылында режиссер, сценарист Замирә Рәҗәпова белән төшердек. Бу – Замирә белән башкарылган беренче уртак хезмәтебез. Ә клипның эчтәлеге болайрак: авыл медпунктына шәһәрдән шәфкать туташы кайта. Бу рольне Башкортстан кызы башкара. Аның чибәрлеге авыл егетләрен, шул исәптән мине дә таң калдыра. Шәһәр кызына тәмам гашыйк булгач, аны урларга ниятлибез. Ләкин әни янына өйгә алып кайткач, аның шәфкать туташы түгел, ә әбисе булуы ачыклана. Клипны төшерүдә ярдәм иткәннәре өчен Питрәч районы хакимиятенә, мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллинага, Шәле авылы халкына, аеруча әбиләренә, "Рәвешләр" егетләренә, Замирәгә һәм аның төркеменә рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Баһ.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.10.2016 18:38:29

Шэп чыккан бу..хи-хи-хи)))

Последние комментарии