Илназ Гарипов ныклап фокусчы һөнәрен үзләштерә

Илназ Гарипов баянда, әрмән дудугында уйнап кына калмады, инде ярты елдан бирле фокус күрсәтүе белән дә шаккаттыра. Мондый сәләт аңа каян килгән дә, кемнәр өйрәткән?

Җавап бик гади. Шулай берсендә якын дусты, шоумен, ди-джей Айваз Садыров бер банкетны алып барганда Илназга: “Әйдә, бер фокус күрсәтеп карыйк әле”, - дип әйткән була. Ә моңарчы җырчы Йошкар-Олага гастрольләр белән барганда ТНТ каналында “Удиви меня” бәйгесенең җиңүчесе Дамир Гудвинны очрата. Менә шунда фокусчының төрле алымнар белән фокус күрсәтә алуына кызыгып кала да инде.

- Үземне фокуслар күрсәтермен дип уема да китерми идем. Дамир Гудвинны якыннан күреп, фокус дөньясы белән яна башладым. Аның өчен махсус китапларны өйрәнеп чыктым. Шулай ук Интернетта да шактый казынырга туры килде. Өйрәнгән беренче фокусымны дус егетләремә күрсәттем. Алар мине карый-карый арып беттеләр. Чөнки фокус дигәннәре тиз генә килеп чыкмады (елмая). Хәзер бар да килеп чыга. Өйрәнүемнең нәтиҗәседер. Тамашачыны җырлап кына шаккатырып булмый бит. Алар синнән ниндидер бер шоу көтә. Кемдер бии, ә кемдер бөтенләй башка номер куя. Минем фишкам булып уен коралларында уйнау булса, хәзер фокус күрсәтүем белән шоу ясыйм. Теләсә нинди кул астындагы әйберләр белән фокус күрсәтеп була. Ә менә тәмәке белән фокус күрсәтер өчен мин ике ай буе өйрәндем. Тәмәке белән күп төрле номерлар куям. Ә иң кызыгы: үзем тартмыйм, бер дә тартканым булмады. Шулай ук фокусчы 3 кагыйдә буенча эш итәргә тиеш. Беренчесе – ул аның белән начарлык эшләргә тиеш түгел, икенчесе – бервакытта да серләрне ачмау, өченчесе – бер фокусны бер кешегә ике тапкыр күрсәтмәү. Менә шул! Дөресен генә әйткәндә, фокусчы һөнәре бик кызыклы. Аңа гел өйрәнеп торырга кирәк, - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Күптән түгел Казанда узган банкетларның берсендә Илназ Гарипов фокус номерлары белән чыгыш ясый. Табын артында Мәскәүдән килгән кунак - профессиональ фокусчы Римас Навицкас та була. Җырчының чыгышын күреп таң кала ул. “Син шундый программа күрсәтәсең. Аның өчен кешеләр 10 ел буе укыйлар”, - дип әйтә ул Илназга. Шуннан соң Римас Навицкас аны Мәскәүгә үзенең фокусчылар мәктәбенә чакырып кала. Җырчы ризалашып, Казанда 22 февральдә узачак сольный концертларыннан соң Мәскәүгә барачагын әйтте. Димәк, тиздән Илназ Гариповның номерлары яңа фокусларга артачак.

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру" газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.01.2015 18:47:46

Һәркем ҮЗ ЭШЕ белән шөгыльләнергә тиеш. ҖЫРЧЫ булып туган кеше сәхнәдә чит нәрсәләргә "размениваться" итми.Каһиров, Төхвәтуллин яки мәсәлән Ротару кебек җырчыларның тамашачыларга фокус күрсәтеп торганын һич күз алдына китерә алмыйм. Үз эшеңне белеп, җиренә җиткереп башкар да, әллә нәрсәләргә вакытыңны сарыф итмә. Киңәш шул.

08.01.2015 14:46:16

Мин дэ ойрэнер идем !

Последние комментарии