Илназ Гарипов үзенә хатын эзли

Артистлар киләчәк сезонга төрле өметләр баглыйлар: кемдер ничек тамашачылар санын, кемдер ничек кесәне үстерергә икән дип баш вата. Ә менә Илназ Гарипов үзенә хатын табу хыялы белән яши икән.

“Концертлардан тыш бик аз вакыт кала. Ул вакыт йокыга һәм хәл алуга гына җитә. Шуңа күрә ичмасам концертта сөйгән ярымны очратырмын дигән ышаныч белән яшим” – дип сөйләде Илназ. “Тормыш белән бирелгән ярыңны ничек танырга җыенасың соң?” дигән сорауга “Йөрәк сизәчәк. Аны күргәч, “жу” итсә, димәк УЛ – дигән җавап кайтарды җырчы.

Шуны да әйтеп үтергә кирәк, күпләр Илназның инстаграмын карап, ул Илсөя Бәдретдинова белән очраша дип уйлыйлар. Кайберәүләр “Ташла ул Илсөяңне!” дигән эчтәлекле хатлар да язалар икән. Илназ моңа “Без Илсөя белән бары тик коллегалар. Ул миңа апам кебек”, ди белдергән TMTV телеканалына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии