Илназ Гарипов үзенең икенче яртысын әле очратмаган (ӘҢГӘМӘ)

Илназ Гарипов - яшьләрнең инде күптәннән яратып тыңлый торган җырчыларыннан берсе. Үзенә генә хас мөлаемлыгы, тавыш тембры, тыйнак, тик көчле энергетикасы белән башка җырчылардан аерылыбрак тора ул. Хәер, тормышта да шактый тыйнак кеше ул.

Шәхсән үземнең фикеремчә, Илназның башкару манерасы, сайлаган җырлары - заманча татар эстрадасының иң яхшы үрнәкләреннән. Аннан, Илназ бик тырыш кеше. Тормышта да күп нәрсәне үз тырышлыгы белән таба торган булдыклы татар егетләреннән. Илназның “Татар җыры - 2013” лауреаты икәнен дә әйтеп үтик тә, сорауларга күчик әле.

- Илназ, җырларны ничек сайлыйсың? Тәкъдим итәләрме, әллә кемгә дә булса заказ бирәсеңме?

- Күп кенә җырларның көе үземнеке. Иптәшләр белән бергә эшләнгән көйләр дә бар. Дусларым еш кына, мине аңлап, җырларга сүзләр яза, ләкин бездә җыр сүзләренә бераз проблема бар.

- “Багажыңда” җырлар күпме?

- Сиксәнләп җырым бар. Ике альбомым чыкты. Казан концертында өр-яңа җырлар күп булачак.

- Ялгышмасам, сиңа 27 генә яшь. Яхшы чит ил машинасында йөрисең, Казанда йорт салырга җыенасың дип тә беләм. Берара авыл хуҗалыгы, җитештерү юнәлешендә дә эшләдең бугай. Хәзер даими җырлыйсың, туйларда эшлисең. Күп тармакларда акча эшләп маташасың бугай дип соравым инде...

- Эшләсәң, акчасы кайда да бар инде аның. Мин су сату системасында эшләдем бит. Эшем яхшы иде, әмма иҗат тартты, сәхнә. Ә чит ил машинасына килгәндә, бу минем алтынчы машина инде. Башта “копейка” “Жигули” иде. Ул да безне йөрткәли иде, тик без аны ешрак этеп йөри идек. 6 мең сумга алган идем аны машина йөртү таныклыгы алгач. Аннан икенчесен алдым, аннан тагын... Шулай “үсә-үсә” “Лексус”ка кадәр җиттем инде. Атна саен туйларда эшлим. Аена сигезәр туй яки юбилей үткәрәбез. Үземчә, чапкан булам инде...

- Чагыштыру мөмкинлегең бар, кайсы өлкәдә күңелеңә рәхәтрәк иде? Гомумән, җырга тартылу кайдан килә синдә?

- Җырга тартылу мәктәп елларыннан ук инде. Арча педагогия көллиятенә дә шул музыкага тартылганга укырга кердем мин заманында. Анда укырга кергәнче баянда, фортепианода, гитарада уйный белә идем инде. Күп уен коралларында уйныйм. Әле әрмән музыка коралы – дудукта да уйнарга өйрәндем.

Заманында авылларда концерт куеп карадык. Халык бик җылы кабул итте. Профессиональ сәхнәдә биш ел эшлим дип әйтә алам. Ә кайсысы күңелгә якынракка килсәк, соң, бер дә юктан шактый дәрәҗәле эшемне ташлап җыр, сәхнә тирәсенә китмәдем бит инде мин. Бу өлкәдә мин үземә үзем хуҗа. Иртән торып эшкә чабасы, кемгәдер отчет бирәсе юк. Тик гарантияләгән хезмәт хакы да юк. Үзең йөреп, эзләп, эшләп табарга кирәк акчаны.

- Һөнәрләреңә кереп киткәч, фокус күрсәтүең турында да әйт инде. Мәскәүгә фокусчы булып китәсең дип тә сөйлиләр. Ничек өйрәндең? Авыр һөнәр бит.

- Мари республикасында Дамир Гудвин дигән кеше белән очраштык. Аның чыгышын карадым, кайбер фокусларны ничек эшләгәнен шунда ук аңлап, отып алдым, үзем эшләп карадым. Кызык өчен. Килеп чыкты. Тагын яңа алымнар эзләдем, яңа фокуслар өйрәндем. Бер ел дигәндә шактый остардым кебек. Казан концертында да фокуслар белән бәйле бер блок булачак. Ә авырлыкка килгәндә... Яшьтән төрле уен коралларында уйнау да ярдәм итәдер, күрәсең, аннан, яратып эшлим мин фокусларны.

- Өйләнмәгән әле син. Нигә алай? Ашыкмыйсыңмы, башка сәбәпләре бармы? Сине кызлар бик нык яратканын мин күреп беләм. Бер елны Миңгәр Сабан туенда син сәхнәгә чыккач, кызларның ничек сикергәнен карап, исем китеп торган иде.

- Менә бу - үземнең кеше, дип атарлык кыз очрамагангадыр. Вакыт буенча бераз запас бар бит әле минем (көлә). Кайбер иптәшләр авыл кызы сайларга кирәк диләр. Тик нигәдер соңгы вакытта миңа шәһәр кызлары, авылныкыларга караганда, тыйнаграк та, акыллырак та булып тоела.

- Син бик тырыш. Кайдан килә бу тырышлык?

- Авылдан, каннандыр инде. Әле миңа авыл эше бик эләкмәде, чөнки абый бар, ә абый булганда кечкенә малайны бик эшләтмиләр бит инде. Мин Казанда туганмын, яшь ярым чагында Хәсәншәехкә кайтып киткәнбез. Миңа 6 яшь чагында әтием вафат булды. Мин аны бик тонык кына хәтерлим.

- Әгәр дә берәр татар, рус яки чит ил җырчысы белән дуэт җырларга мөмкинлек килеп чыкса һәм сайлавын син үзең сайласаң, кем белән җырлар идең?

- Григорий Лепс белән җырлар идем. Шул ук Стас Михайловны да ихтирам итәм. Гомумән, рус эстрадасыннан шактый нәрсәгә өйрәнә алабыз әле без. Шул ук шоу ясауга, мәсәлән. Кайвакыт карап торасың, сәхнәдә артист бер үзе кебек, игътибар аңа юнәтелгән, ә аның артында зур бию коллективы, музыкантлар, ут. Без бу яктан арттарак калган әле.

- 22 февральдә Филармония концертлар залында синең беренче зур концертың узачак. Озак әзерләндең дип беләм. Җырларың, җырлавың - бик яхшы. Тагын ниләр белән гаҗәпләндерәчәксең?

- Беренчедән, үземнең хыялым – “тере” уен кораллары булачак концертта. Тамаша “Шоу-концерт номер 1” дип атала бит, шуңа шоу өлешенә дә басым ясыйбыз. Фокуслар, башкасы... Гомумән алганда, начар булмаска тиеш.

- Хәзер программаң әзерләнгән. Казаннан соң республика районнарына гастрольләргә чыгарга уйламыйсыңмы?

- Уйлыйбыз инде. Менә Казан концертын исән-имин үткәрсәк, шушы әзер программа белән Татарстан районнарына чыгарга исәп. Үз тамашачыбызны, тыңлаучыбызны барлап чыгарга кирәк, дип исәплим. Аннан гел тере инструментларга гына кушылып җырлый торган,”синтетик” аранжировка катнашмаган программа ясыйсы килә. Уйлавымча, халыкка бу ошарга тиеш.

- Концертыңда ничә кеше катнашачак?

- Бөтенесен санасаң, утызлап.

- Хәзер ретро, халык җырлары җырлау модага кереп китте. Синең репертуарда андый җырлар бармы?

- Халык җырлары бар, әлбәттә. Баянда уйнап, рәхәтләнеп җырлыйм.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии