Илназ Минвәлиевка ат җене кагылган

Ат – изге хайван, борынгы заманнардан кеше белән янәшә булган. Аларда бетмәс-төкәнмәс көч тә, сокланып туймаслык матурлык та бар. Сабантуйларыбызның төп йөзе, бизәге – ат чабышлары. Республикабызда иң хөрмәтле кунакка ат бүләк итәләр. «Татар ат өстендә туа, ат өстендә үлә», – дигән әйтем дә бар.
Танылган җырчы Илназ Минвәлиевнең иң яраткан шөгыле – атлар. «Кечкенә чагымнан ат өстендә үстем, егылып та төшә идем, шулай да мәхәббәтем артты гына. Җырчы буларак төрле өлкәләрдә булырга туры килә, иң беренче булып күзем атларга төшә», – ди ул. Ачыктан-ачык «ат җене» кагылганын да яшерми.
 
Балык Бистәсе районында яшәүче эшмәкәр Раиф Хәмидуллинның атлары җырчы Илназ Минвәлиевны үзенә җәлеп итә. Алар эшлекле килешү төзеп, бергә эш итә башлыйлар, бергәләшеп Котлы Бөкәш авылында зур ат хуҗалыгы тоталар, тирә-юнь өлкәләргә Совет һәм Першерон токымлы атлар үрчетеп саталар. Казахстан, Дагестан һәм башка ерак өлкәләрдән дә нәселле атларын, тайларын сатып алучылары булулары белән горурланалар. Бик сирәк очрый торган Лорд токымлы, шәп нәселле айгырлары булу да сөенеч. «Кая гына барсам да, атларым янына ашкынып кайтып, җаныма ял, эшемә, яшәешемә көч алам, яшел болыннарга төшеп, шул атларга күз салсам, бөтен яшәү ыгы-зыгысы онытылып тора», – ди Илназ Минвәлиев.
 
«Татарстанда нәселле атлар асраучы хуҗалыклар бик сирәк. Атларны асрау өчен аларны бик яратырга кирәк, атлар күз карашыннан аңлый торган хайван», – ди Раиф Хәмидуллин. Чыннан да, чын ир-атның аты һәм яшәү максаты булырга тиеш. Милләтебез данын җыр-моңнары, нәселле атлары белән таныткан, матурлык өчен җан аткан шәхесләребезгә әлеге игелекле эшләрендә уңышлар телибез. Халкын яраткан ир-егетләребез безгә бик кирәк.
 
«Атлы дәверләргә –салават! Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкмасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар…» – дип язган танылган язучыбыз Марсель Галиев. Атлар, чыннан да, милли мәдәниятебезнең бер өлеше.
 
Альбина ШӘЙГАРДАНОВА, Чаллы шәһәре

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии