Илназ Сафиуллин 1000 кеше катнашында клип төшерде (ФОТО)

Шушы көннәрдә җырчы Илназ Сафиуллин Биләрдә “Хыялым” җырына клип төшерде. Җырга “Сәләт” балалары махсус күмәк бию әзерләгән. Монда барлыгы 1000ләп сәлкеш һәм әйдаман катнашты.


Клип төшерү бик озакка сузылганлыктан, Илназ балаларның хәленә кереп, ял итәргә дә вакыт бирде. Калганнар ял иткән арада Илназ биюдәге хәрәкәтләрне үзе дә эшләп: “Бу төше шулайракмы?”, диде.

Клипны төшереп бетергәннән соң, җырчы: “Сәлкешләр, әйдаманнар, биюдә барлык катнашканнар үзен клипта күрә алачак”, дип әйтте. Әмма бу сүзләргә ышануы бик авыр. Чөнки 3-4 минутлык клипта 1000 кешенең һәрберсен күрсәтү мөмкин хәлме? Яңа клипның дөнья күрүен көтик.

1

2

3

4

Чыганак


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии