Илназ Сафиуллин качып кына өйләнгән?! (ФОТО)

Җырчы Илназ Сафиуллин белән әңгәмә укыгыз:

 - Илназ, хәлләрегез ничек?

- Аллага шөкер! Казан буйлап эшләр майтарып йөрим әле.

- Әтиегез “Инстаграм”га “Улларым һәм кызларым” дип язып, фотосурәт элгән. “Кызлар”ы никах күлмәгендә... Әллә, тамашачылардан качып, безгә әйтми генә, өйләндегез?

- Юк, энекәшнең никахы булды. Хәзер Илнарның үз гаиләсе. Киләчәктә гөрләтеп туйларын уздырырга язсын.

 

- Энекәшегезгә юл бирергә булдыгыз инде?әмәне укыгыз:

- Әйе. Миңа җайлырак булсын, дим. Аңа карап үрнәк алам, нәрсәгә дә булса өйрәнәм... Бүгенге көндә очрашып йөргән кызым бар. Киләчәккә планнарыбыз изге, алар турында әле сөйләп тормыйм.

- Өйләнгәч, җырчы ир-атның популярлыгы кими, диләр. Гөлназ Асаева белән Elvin Grey очрашуын белгәннән соң, Радикның фанаткалары 30 процентка кимегән, ди эстрада белгечләре. Шуннан курыкмыйсызмы?

- Әйе, сез әйткән сүзләрдә дөреслек бар. Әмма тамашачы сине чын күңеле белән ярата, иҗатыңа гашыйк икән, ул синең өчен сөенечәк кенә һәм һәрвакыт тугры булып калачак. Гаилә кору – ул бит начар күренеш түгел, тормыш кануннары буенча шулай тиеш. Мин үсәм икән, тамашачым да минем белән үсә. Ә инде гаилә, үз чиратында, иҗатны үстерергә тиеш. Бу - минем фикерем.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии