Илназ Сафиуллин: "Ташладым. Әниләр белмәде, акча түләде"

– Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», – дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган.
 
– Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым бер дөнья. Әти армия сафларында хезмәт иткән, укыган, «егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» диләр, бу нәкъ менә аңа карата әйтелә кебек. Кулыннан нинди генә эш килми аның! 30 ел буе ул янгын сүндерүче булып эшләде, меңләгән кешене бәла-казадан коткарды. Әгәр иҗатка кереп китсәк, әтинең татар эстрада сәхнәсендә яңгыраган шлягерлары шактый. Хәтта яшермим, аның җырлары ничәмә-ничә артистны, шагыйрьләрне сәхнә күгендә балкытты. Мәсәлән, «Талларым» (Р.Рәкыйпов шигыре) нибарысы 3 куплет кына, әти аның кушымталарын үзе язган.

– Илназ, күрәм, әтиегез турында бер туктамыйча сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Шулай да иҗат чаткысы аңардан чәчрәмәдеме икән?
 
– Юк, миңа әтинең тәэсире булмады. Безнең гаиләдә беркайчан да мине көчләп концерт-фәләннәргә йөртмәделәр. Яки татар музыкасын тыңла, димәделәр. Мин балачактан ук үзем төзегән дөньям белән яшәдем. Татар көйләрен бары тик әтинең җырлары аша гына белдем. Әлбәттә, татар гимназиясендә музыка дәресләренең дә өлеше зур. 7 сыйныфка хәтле мәктәптә «Бөркет» исемле ансамбль бар иде. Мин аның солисты идем.
 
Музыка мәктәбенә бирделәр, ике генә атна йөргәч, ташладым. Әниләр моны белмәде, 6 ай буе акча түләде. Белгәч тә, ачуланмадылар. Әтидән миңа бары тик геннар гына күчкән. Ул мине болай ит, тегеләй ит дип бернигә дә өйрәтмәде. Моның өчен рәхмәт! Бала әти-әнидән үзенә кирәген алып, алар үрнәгендә тәрбияләнә.

– Бернинди тыюлар да булмадымыни? Талны яшь чагында бөгәргә кирәк, диләр. Сез – шәһәр малае да бит әле.
 
– Юк, мин үзем теләгән рус һәм чит ил көйләрен тыңлап үстем. Панк-рок төркемнәрен, поп-музыкаларны, Майкл Джексон, Брайан Адамасларны! Фильмнарга саундтреклар миңа якын иде.
 
 
– Ләкин тора-бара милли моң барыбер җиңә! Бүген тамашачы Сезне авыз тутырып: «Безнең татар җырчысы», – дип атый.
 
– Миңа, билгеле, балачакта үзебезнең көйләр ошый иде, тик мин аларны мөкиббән китеп тыңламадым димәс идем.

– Салмак һәм моңсу җыр – Сезнең стихия. Бер караганда, егет-кызларга «дөбер-шатыр» ошый, ә менә Сез моның киресен исбатлыйсыз, Сезгә яшьләр мөкиббән. Концертларда хәтта ки, зал үзегезгә кушылып җырлый. Мондый ярату һәр артистка да тәтеми. Чагыштырып карыйк әле, ун элек Сез нинди идегез? Бүгенге Илназ Сафиуллин белән аның аермасы бармы?
 
– Әлбәттә, аерма зур. Энтузиазм дигән нәрсә бүген аның хәтле түгел, ләкин барыбер приоритетларны куясың инде. 23 яшьтә өйләнү уема да килми, максатым – үземнең шәхесемнән битәр җырларымны таныту иде. Аллаһыга шөкер, инде гаиләм бар. Бүген дә иң-иң көчле теләгем – автор буларак җырларымны халыкка ирештерү. Үземнең кирәксез кеше икәнемне тойганым юк, җырларым белән ярты Рәсәйне уздым диярлек.

– Әтиегез Сезне беркайчан да мактамаган...
 
– Дөрес, мактамады. Теге чакта өйдә «Мин яратам сине»не дүрт сәгать буе тыңлаган ул. Әни әйтте.

– Эчтән генә улы белән горурланган, димәк. Сезнең өчен гаилә нәрсә ул, Илназ?
 
– Гаилә – иҗат кешесе өчен илһам чыганагы. Хатыным Айгөл исемле. Кайбер журналистлар: «Өйләндең, хәзер инде җырларыңны ташлыйсыңдыр», – дип шик белдергәч, аптырадым. Чын иҗат – чишмә кебек, аның юлын берни дә томаламый, ул җиде кат җир астыннан да саркып ага!
 
– Илназ, эстрада сәхнәсенә кыяр-кыймас кына аяк баскан, иҗаты борынлап кына килгән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
 
– Беркемнән дә оялмасыннар һәм тартынмасыннар! Талантың бар икән, иҗат җимешеңне күрсәтә дә бел!
 
– Рәхмәт!
 
Автор: Нәбирә Гыйматдинова
 
Сәхнә журналының 2019 елның июнь саны

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии