Илназар: «Дөбер-шатыр дөнья көтәм» (ИНТЕРВЬЮ)

«Дөбер-шатыр» төркемен күпләр хәтерлидер, радиодан әле һаман да аларның хит җырлары яңгырамый тормый. Егетләр – Әсгать белән Илназарның нигә кинәт кенә сәхнәдән китүләре генә аңлашылып җитмәде. Аерым килеш кабаттан сәхнәгә күтәрелгәч исә сораулар артты гына – ике тәкә башы бер казанга сыймаган булганмы?

Илназар белән күрешеп гәпләшеп утыруыбызның «чишмә башы» шуннан башланды да. Нигә аерылышканнар да алар, нигә «Дөбер-шатыр» төркеме юкка чыккан?

– «Дөбер-шатыр» проекты үзенең җимешен бирде, – дип аңлатып китте Илназар, әңгәмәне башлап. – Әсгать белән икебез дә аерым проект булып эшләргә тели башладык. Ул бит һәрвакыт шулай – теләсә кайсы эштә, ниндидер бер вакыт аралыгыннан соң, үзгәрәсе-үзгәртәсе, яңалык кертәсе килә башлый. Безнең белән дә шулай булды: башта икебез дә аерым чыгыш ясап йөргәннән соң, төркем хасил иттек, соңрак кабаттан аерым юл салырга кирәклеген төшендек.

– Әлбәттә, интервью биргәндә, холыклар килешмәде, дип сөйләп утырмассың инде...

– Юк, без бүгенге көнгәчә дуслар, һәрдаим аралашып торабыз. Бернинди каршылык, сүзгә килүләр булмады. Бәлки, яшь тәэсире булгандыр – без инде хәзер яшь-җилкенчәк түгел, аерым эшләп карыйсы килде. Әсгать – аерым, Илназар аерым эшли ала, ә нигә бу юлны да узып карамаска ди?

– Аерылышуның сәбәпләрен белгәч, «кавышу»ныкын да ишетеп узыйк инде.

– Безне Марат исемле егет – Шүрәле тәхәллүсе алган ди-джей таныштырды. Икебез дә аерым чыгыш ясый идек, 2003 елда әлеге продюсер – Шүрәле безгә төркем турындагы тәкъдимен җиткерде. Исемне исә Илдус Закиров исемле җырчы егет тәкъдим итте. Без башта «Дөбер-шатыр»ны артык ошатмадык та кебек, әмма ул бик уңышлы исем булып чыкты.

– Ул вакытта Илназар көйләр яза идеме инде?

– Төркем оешкан елдан мин чын-чынлап әлеге эшкә профессиональ төстә керештем. Дөрес, аңа кадәр дә язылган җырлар шактый иде. Мин – Балтачның үзендә туып үскән егет, мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген тәмамладым. Университетта укыганда мин язган җырларны дус егетләр белән башкарып йөрдек. Ә инде халыкка таныткан беренче җырым итеп барыбер «Дөбер-шатыр» башкаруындагы «Китмә, сөю»не атар идем.

– Ир кешегә көй язып, җыр җырлап кына дөнья көтү җиңел түгелдер, дип гөманлыйм. Параллель рәвештә эшләгән эш урының булдымы?

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр, минем эшләгән эш урыннары, юнәлешләр җитмештән дә артык бугай... Бүгенгесе көндә өйләр-коттеджлар салу белән мәшгульмен, зарланырга урын юк.

– Бу – иҗат хобби гына дигән сүзме инде?

– Хобби дип кенә әйтә алмыйм, хәзер иҗатымны күбрәк профессиональ калыпка салу белән дә шөгыльләнәм. Салават Миңнеханов продюсерлыгында чыгыш ясый башладым – бизнес-план белән эшлибез. Мин Миңнехановны бүген татардагы беренче санлы җырчы дип саныйм, Салаваттан кала, рус телле федераль телеканалларда әйләнгән кеше юк бугай. Шуңа да аның белән эшли башлавыма шатмын. Бүген мине белмиләр дип әйтә алмыйм, әмма кичә-бүген генә сәхнәгә чыккан яңа ракурс, яңа образдагы Илназар ул бөтенләй башка иҗатчы.

– Сәхнә яшьлекне ярата, яшь-җилкенчәк янында марка тоту авыр булмасмы соң?

– Сәхнәнең үз яше юк дип исәплим. Рус эстрадасында 60-70-80дә дә җырлыйлар. Дөрес, хәзер яшьләр актив эшли, аларны куып җитүе авыр, әмма сер бирергә исәп юк! Заман ничек кызу бара, без аннан да кызурак атларга тиеш. Репертуар махсус Илназар өчен сайлана, теләк – русча да, инглизчә дә җырлап карау. Минем бүген сәхнәдәге образым – бик чуар кием-салым, «Стиляга» образындагы җырчы егет.

– «Стиляга» егет шәхси тормышта нинди образда?

– Гаиләмне 7 ел элек кордым, бу – минем икенче гаиләм. Беренче никахтан балаларым юк, бусында ике улым бар. Хатыным Алсу миннән җиде яшькә кече, 31 яшен билгеләп уздык. Азык-төлек кибете тотабыз, ул шуның эшләре белән мәшгуль. 7 яшьлек Минтимер, 2 яшьлек Салават исемле улларыбыз үсеп килә. Әти булгач, дөньяга караш төптән үзгәрә ул. Лачындай егетләрне күтәрәсе бар! Ул яктан хатыныма җиңел түгел, әмма ул – уңган хатын-кыз, барысына да өлгерә. Үз кешемне таптым дип исәплим – акыллы мәхәббәт яшьлектәге кайнар, юләр мәхәббәткә караганда күпкә мәгънәлерәк икән. Аннан, Алсу беренчеләрдән булып, мине иҗатка илһамландырып тора, көнләшүләр белән бимазаламый.

– Илназарның киләчәге дә бәхетле булачак, димәк?

– Алла боерса! Киләчәктә үземне бәхетле әти, хатыныма төпле терәк, сәхнәдә профессиональ җырчы итеп күрәм. Рәхәтләнеп, дөбер-шатыр дөнья көтәргә язсын иде!


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
"Шәһри Казан"

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии