ИлСаф: «Йөрәк ярасы белән яшәргә өйрәнә кеше...» (ӘҢГӘМӘ)

Үтеп тә карый соң гомер. Сәхнәгә Илсур Сафин булып чыгып, соңрак ИлСаф тәхәллүсе белән танылган җырчыбызга да 50 яшь икән. Ир-атлар өчен зурдан кубып сөйләрлек яшь булмаса да, узган еллар тәҗрибәсенең коясы кибәкләрен коеп, чиста орлыкларын санар өчен менә дигән форсат.

90нчы еллар болганчык булса да, ул чакта җыр сәхнәсендә артык «разнобой» юк, җырлаучылар азмы-күпме, бишлелекме-өчлелекме музыка белеме алган кешеләр иде. Бу формасы килгән рәттә башка уку йорты тәмамлаучылар ИлСаф белән Габделфәт Сафин гына булмадымы икән әле. Берсе – авыл хуҗалыгы, икенчесе төзүчеләр институтын тәмамлаган бу икәү, музыка белемнәре булмаса да, сәхнәгә шулкадәр фундаменталь баскан булып чыктылар, инде чирек гасыр тулы заллар җыеп, шөгыльләрен башка һөнәрләр белән тулыландырып, эшлиләр дә эшлиләр.

– Илсур, бу көннәрдә юбилей концерты мәшәкатьләре белән йөрисең. 50 яшең үзең өчен ничек: «Әле бары да алда» дип уйларлыкмы, әллә инде «Гомер үтте», – дип, башны кыңгыр салып кайгырырлыкмы?

– Үземнең тоюымча – гомернең нәкъ уртасы, кульминациясе дияргә була. Күңелемдә әле яңа дәрт, омтылыш, иҗатка зур күтәренкелегем бар. Эшләргә атлыгып торган чагым.

– Үз күзаллавыңча, нинди җыр­чы син?

– Бер чиктән икенче чиккә ташланмый, «мөгез чыгармый» торган, үз юлым, җырда үземнең алыштыргысыз темаларым булган җырчы. Табигать, туган җир, әти-әни, мәхәббәт – мин җырлаган җырларда шул мәңгелек темалар. ИлСаф кем ул дигәндә, «Әбиләр чуагы»н җырлаучы дисәләр – һәркемнең исенә төшәмдер инде.

– Син әйтеп үткән темалар – татар җырчыларының 98 процентында. Бүген башкалардан аерылып тору өчен, героик җырларны искә төшерү дә комачауламас иде. Әйтүең буенча, син уртача статистикага кергән татар җырчысы булып чыгасың.

– Шулай килеп чыга инде...

– Кеше яши-яши, кешеләр белән аралаша-аралаша, тәҗрибә туплый-туплый, «эчтәлек» җыя. Синең, 50 яшькә җиткән, 25 ел иҗат белән яшәүче ир уртасының эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Җырчы булып формалашуымнан мин тулысынча канәгать, ә «мин –шәхес» дияр өчен, чынын әйткәндә, иртәрәктер әле. Эшләгән эшләр бар, кылган яхшылыклар аз түгел. Алгы гомердә без кыласы гамәлләр, зур эшләр булсын.

– Җырдан башка синең белән тагын ни хакында сөйләшеп була?

– Сәясәт, спорт, көнкүреш турында.

– Бүгенге сәясәттән канәгатьме соң син?

– Республика алып барган сәясәттән – әйе. Шулкадәр күп милләтләр бергә яшәгән респуб­ликада тынычлык, дуслык саклап тору бик зур әйбер. Төрлечә яшәүче регионнар бар бит, без тыныч яшәгәч, бәлки ул тынычлыкның кадерен аңлап та бетермибездер. Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлап тота белгән җитәкчеләргә бары рәхмәт кенә әйтеп була.

– Син өч бала атасы. Алар өчен күңелең тынычмы?

– Тыныч.

– Малайларың үсеп җи­тәчәк, армия мәсьәләсе килеп басачак. Курыкмыйча җибәрә алырсыңмы икән аларны армиягә?

– Әлегә миңа ул хакта уйларга иртәрәк, лә­кин улларымны армиягә җибәрермен дип уйлыйм. Гомумән алганда, мин профессиональ армия яклы. Үзем өч ел хезмәт иттем, Морфлотта, зур корабльдә. Хәзер инде бер генә ел хезмәт итәләр, улларым өчен дә хезмәт иттем дияргә була. Армия – чын ир булып формалашу өчен зур мәктәп ул.

– Концертларыңа халык җыю җиңелме?

– Юк, җиңел түгел. Хәзер яңа исемнәр бик күбәйде, халык бит яңалык ярата, яңа артистларга күбрәк йөри. 25 ел җырлап, халыкны үз исемеңә суытмый тоту да зур эш.

– Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач районга кайтып киткән булсаң, әллә кайчан глава булып, «балда-майда йөзеп» кенә яшәр идең...

– Кайткан җирдән кире Казанга килдем бит. Бераз эшлә, аннан Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп куябыз дигәннәр иде үзе. Ике ел эшләдем дә – киттем. Ниш­лисең, колхозда эшләп булмады инде. Ярый әле киткәнмен дип уйлыйм хәзер. Сәхнәгә килмәгән булсам, минем өчен шундый зур үкенеч булыр иде.

– Җырчы гомере кыска. Әгәр җырдан туктарга туры килсә, ниш­ләр идең?

– Запас вариантым юк. Җырны ташларга дигән уй юк әлегә, әгәр инде андый хәл килеп туа икән, алган белемем буенча инженер булып та эшли алырмын кебек. Автосервис ачармынмы, башка берәр нәрсә уйлап табармынмы, күз күрер.

– Күптән түгел синең белән булган бер әңгәмәне укыдым, анда син намазга басуың турында әйтәсең...

– Мәчетләргә йөрим, булдыра алганча, намазны укыйм, уразаларны тотам. Бу мактана торган әйбер түгел инде, һәркемнең үз күңеле кушкан эш.

– Тормышыңда фаҗига дә булды, балаңны югалтып, ачы хәсрәт кичердең. Дингә шул чакта килдеңме?

– Әйе. Һәркем үзенчә килә, бәлки алданрак кирәк булгандыр. Минем очракта башыма хәсрәт суккач кына килү язгандыр. Күп­ләр алай да барып җитә алмый. Дингә мөмкин кадәр иртәрәк килсәң яхшы инде.

– Хатының намазлымы?

– Әйе.

– Әти-әниләрең исән-­саулармы әле?

– Әни исән. 25 апрельдә 80 яшен тутырды, Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында яши. Җыелып Коръән укытырбыз дип торабыз. Алты бала идек – бер кыз, биш малай үстек. Бер энебез, кызганыч, юл һәлакәтендә вафат булды.

– Мал артыннан куасыңмы?

– Юк. Көндәлегемә җитәрлек, ач-ялангач булмаслык мөмкинлеккә мин элек тә риза идем. Дингә килгәч, гомумән, моңа фәлсәфи карыйм. Артыгы кирәкми, булганы җитә.

– Бабаларыңны ничә буынга кадәр беләсең, шәҗәрәң белән кызыксынасыңмы?

– Без күптән түгел генә авылыбыз турында китап җыйдык.Төзүчесе – танылган журналист Илфак Шиһапов. Матди ягын минем туганнарым, дусларым күтәрделәр. Шул китапны җыйганда, бик күп архив материаллары белән танышырга туры килде. Әти ягыннан нәселне 12 буынга кадәр әйрәндем. Муллалар нәселе ул, борынгы морзаларга барып тоташа. Әти ягыннан бабамнар репрессиягә эләккәннәр, Себергә куылып, 12 ел шунда яшәп, кире авылга кайтканнар.

– Тормышың көйле, җитеш, мул. Китек җире дә бардыр, шунсыз булмый, диләр...

– Гомерлек ярам – вафат булган кызым Айгөл. Киткән артыннан китеп булмый, яшәргә кирәк. Шул авырлык белән яшәргә өйрәнә кеше. Ятса да, торса да, җырласа да, сәхнәдә дә, сәфәрдә дә шул халәт белән яши. Тулы тормыш алып барасың, ләкин яралы күңел белән...

Зимфира Гыйльметдинова, "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии