Илшат Вакказов кәләш тапкан, ләкин…(ИНТЕРВЬЮ)

Критерийлар куеп, сайтта кыз эзләүче егет Илшат Вакказовны хәтерлисез микән? Ул вакытта кызлар арасында шау-шу да кубып алган иде әле. Өлкәнерәк буын вәкилләре егетнең бу алымын хупламадылар, билгеле. Тетмәсен тетеп салучылар да булды. Тик кыз таба алу- алмавы хакында берәү дә кызыксынмады…

 

Теләче радиосы ди-джее Илшатны быел Кукмарада сабантуенда очраттым. Шулай да аны күргәч иң беренче, «кыз тапты микән әле бу?», дигән сорау тынгылык бирмәде миңа. Белешергә кирәк! Уенда катнашкан булып, янына килеп утырдым да, сүз башладым…

- Сәлам? Илшат, нинди җилләр ташлады сине бу якларга?
 
 Узган атна Кукмараның Мәмәшир авылында сабантуе алып барырга туры килде. Шуннан соң, Теләче районы башлыгы мине үз янына чакыртып алды да: «Кукмарада сабантуйларында булып кайткансың икән. Ошатканнар бит үзеңне, менә тагын чакыралар иде. Нәрсә диярсең икән?», дип сүз башлады. Нинди каршы килү, шатланып ризалаштым, әлбәттә.
 
- Карале, син теге вакытта кыз эзләгән идең. Таптыңмы соң?
 
- Таптым бит, ышансаң ышан, ышанмасаң юк.
 
-Кызың, үзең куйган бөтен таләпләргә дә туры килә димәк?
 
-Кыз сайлаганда ул критерийларны күктән алып кына әйтмәгән идем, билгеле. Күз уңында тоткан кызым бар иде. Бер мәҗелестә чибәр генә бер кызга гашыйк булдым. Дөресрәге аның елмаюына. Шулай да әлегә әллә нинди олы хисләр юк, аз күрешәбез кызганыч. Гомумән, бу язманың сайта барлыкка килүе таныш-белешләрем арасында шау-шу уятты. Таныш булмаганнар да дусларга кереп яза башладылар. Эштәге җитәкчем дә бер-ике мәртәбә төрттереп куйды әле. Хезмәттәшләрем турында әйтәсе дә юк. 
 
-Эзләгән таба, диләр. Эзләгәч, менә син дә тапкансың. Бәхетнең җиденче катындадыр инде алайса?
 
- Әлбәттә. Бәхет кешенең тышкы кыяфәтендә, син куйган стандартларга туры килүдә түгел бит ул. Иң мөһиме йөрәккә ятышлы булуы, үзеңнекен эзләп табу.
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.07.2013 20:11:35

Укып укып утырам да,ислэрем китэ инде)))Синен кэеф кутэргечлэрен дэ барысы да диярлек,хатын кызларга багышланган,кукрэклэр,аяклар,яшь темасы да куренгэли.Синдэ ЗУР бер КОМПЛЕКС дигэн эйбер кебек булуы тоела!Син шулай дип уйламыйсын мы узен?

01.07.2013 14:32:34

Бик эйбэт анлашыла, анлый белгэннэр очен!!!

30.06.2013 11:25:32

йолдыз, хэзер язган жомлэлэренне узен укып кара,узен анласан элбэттэ,нэтижэ яса.

27.06.2013 15:28:39

теща кызнын энисе була бит инде ул, кыз тещага килен булмый)))))) киленгэ свекровь була ул))) белмэгэн килеш язмагыз инде)))) кеше колдереп)))))

27.06.2013 14:08:54

Илшатнын узе язып утырганы билгеле.Йолдыз кебеклэргэ барып житми Ильшатнын узенэ-узе жавап язганы.Ызгыша,тешасы белэн.)))
Кызган таба да биетэ йолдызны тещагыз,килен балакайга кон курсэтэ торган тугел бу теща.Дорес эшли,килен кеше ким кеше.Мин тещалар яклы.

27.06.2013 13:15:28

эитэсе килгэнгэ генэ язганием. ярар сылтамагыз ильшатка)

27.06.2013 11:55:55

Илшат бугай узе язып утыра ,йолдызлар-тещалар дип,бэхэс уята узенен персона тирэли..Шоу мен егеткэ рейтинг кирэк бугай..Юлына ап ак жэймэ генэ!:)))

27.06.2013 09:06:49

тынычрак булырга кирэк ТЕЩА!!!! синен киявен тугел бит ул, уз киявенэ ябышырсын!!!

26.06.2013 21:11:19

Абыйсы бик эйбэт кеше..Энесе дэ шундый булуына иманым камил.

26.06.2013 10:28:12

Йолдыз,зур апаннар сойлэшкэндэ кысылмавын хэерлерэк."тещага" исемле апаннын котырганы билгеле.

26.06.2013 09:43:09

тещага завидно ахыры хахаха, бете котыра

26.06.2013 09:26:02

нинди кыз микен ул? иии,ошый иден бит син мина ильшат( каисына элэктен инде(( бик простой, шат кунелле , тэуфыйклы егет ул бик белэсегез килсэ

25.06.2013 18:08:53

Эх сез, эче телле халык,бэлки шушы егет бэхетен уртаклашмакчы булып ,элеге язманы куйгандыр,матур сузлэр,котлаулар ишетер очен..Э сез тэнкыйтлисез..Матбугат руны сугэсез=)

25.06.2013 16:08:32

тещага , заманага узгэрэсе калмады инде узгэрде.Синен кебек "тешага" ишелэр кузсез кузгэ кузлек киеп узгэртте аны.Алмагачнын алмасы агачыннан ерак тошмэгэнгэ , ачысын узегез татыйсыз да инде заманага сылтап.
Ойлэнэ,кияугэ чыга алмаса да заманага сылтыйлар.Имеш заманасы шундый.Жунле егет яисэ кыз тапмаса да замана гаепле.Замананы узгэртуче "кешесе" каядыр белмим.
Барып чыгасы калмады,барып чыктык "тещага"ларга ияреп.Тэрбия бируне дэ заманнан алыйк.

ни эшегез бар кешедэ. тимэгез сез вакказовларга. алар тигез жирдэн кутэрелгэн КЕШЕЛЭР. утырмагыз чы кеше чэйнэп. ничек тапса да тапкан бит. гонахыннан куркыхгыз ичмасам

25.06.2013 14:22:43

замана узгэрэ, заманасы белэн матбугаты да, информация биру формасы да. простоа теща син уз акыл дэрэжэнэ тин мэглумат чыганагын сайламагансын бугай. эш бары тик шунда. татар матбугатынын да торлесе бар. безнен кебеклэр барысын да кузэтеп бара! Э синен комментына бары зур итеп АМИН диясе генэ кала*

25.06.2013 13:44:18

тещага, шырды-бырды белэн тулганга алга китте бит инде Татар матбугаты.Синен кебеклэр булып торса тагын да алгарак китэрбез эле.Иншалла.

25.06.2013 12:34:09

хормэтле теща. кызык булмаса кермэ, укыма. энэ гэжит укы,ватаным татарстан синен очен чыга. узлэре гайбэтнен табадан тошкэнен генэ котеп торалар. узлэре уфтанган булып кыланалар. косасы килэ сезнен кебеклэрдэн. админ нормально язсыннар. мина кызык мин укыйм)

25.06.2013 09:57:17

шэхси тормышында барысы да эйбэт булган кеше,мактанып йорми ул,чонки курка куз тиер дип.

24.06.2013 23:51:10

Нәк менә шудый "нәселле үгез" кебек ир миңа кирәк тә инде.МИн барысынада риза,тик минеке генә бул ?

24.06.2013 17:39:44

Абыйсы Фәнил дә кызларны перчатка урынына алмаштыра иде. Илшат та шул нәселле үгез сыңары.

24.06.2013 15:06:10

Админ,зинхар туйлар.руны жыен шырды-бырды белэн тутырма эле.И так матбугат.ру чуп оясына эйлэнде.Рэтле башлы язучы да калмады.Кемнендер эни малае булганга кызлар гаепле тугел,жунле булса куптэн ойлэнгэн булыр иде,че то ни то монда.Армиядэ булмаган егеткэ нинди кыз карасын.Тапкан икэн молодец,Чилэгенэ курэ капкачы.Тора гына курсен.Иш ишен таба дилэр.

Последние комментарии