Илсөя Бә­дретдинова группасыннан җырчы Роберт ник киткән

Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бә­дретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең "Анда ничек барып эләктең?" дигән соравына Роберт болай җавап биргән:
– Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», – диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә  чы­гып та киттек. Миңа ул группада бик ошады. Чөнки Илсөя апа үзе белән эшләгән һәр кешене хөрмәт итә.
 
– Ә хәзер аннан нигә киттең?
 
– Мин үз группамны булдырдым. Бергә укыган егетләр белән ансамбль оештырдык. Җәй айларында репетицияләр ясадык. 3 августта рок-фестивальдә чыгыш ясадык, 5-6 августта «Культурный сдвиг» фестивалендә  катнашабыз. Июнь урталарына кадәр армиягә китәргә  чакыру көтеп йөрдем. Хәзер көзгә калдырдылар инде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии