Илсөя Бәдретдинова: «Миңа чәчәкләр бүләк иткәнче, ашый торган әйбер бүләк итегез»

Җырчы халкының тормышы бик үзенчәлекле. Көн саен яңа тамашачы, яңа танышулар, яңа юллар һәм чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр… Сәхнәгә хуш исле бәйләмнәрне шул хәтле күп менгерәләр ки, кайбер җырчылар аларны кая куярга белми.

Тамашачы яраткан җырчысына чәчәкләрне тырышып сайлый, яратып тапшыра, әмма сәхнәдә әлеге бүләкләр башкалары белән кушыла да аның кадере бетә сыман.

Илсөя Бәдретдинова исә чәчәк бүләк итүче һәр кешегә рәхмәтле. Әмма шунысы бар, концерттан соң ул бу бүләкләрне нишләтергә дә белми, чөнки алар бик күп. «Сәхнәдә бирелгән чәчәк бәйләмнәрен концерттан соң кибетчеләргә, хәтта урамда басып торган фахишәләргә дә биргәнем бар, алар да хатын-кыз бит», — ди Илсөя. Бу хәлне ул ТНВда чыгучы «Яшьләр-Онлайн» тапшыруында сөйләде.

Чәчәкләр бик күп була башлагач, берзаман «миңа чәчәкләр бүләк иткәнче, файдалы әйбер, ашый торган әйбер бүләк итегез» дигән ул сәхнәдән. Бу, әлбәттә, шаяру сүзе була. Әмма тамашачы үзе дә шаярыпмы, әллә чынга алыпмы, Илсөягә «файдалы» әйбер ташый башлый. Бәйләгән йон оекбаш, өч литрлы банкасы белән гөмбә калмый… «Ни генә бүләк итмиләр миңа хәзер сәхнәдән», — дип көлеп сөйли Илсөя Бәдретдинова.

Чыганак: artistlar.ru

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.08.2016 07:49:33

Ашый торган эйберлэрне алсан да ашамаска кирэк дип уйлыйм. Доньяда дус бар, дошман бар дигэндэй. Кем анын составын тикшереп тора.

Последние комментарии