Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышы турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды

Соңгы вакытта Илфак Шиһапов белән аерылганнан соң Илсөя Бәдретдинованың шәхси тормышы тирәсендәге имеш-мимешләр ешайды. Әлеге мәсьәләгә ачыклып кертеп, ул:

"Соңгы вакытта Илсөя тегенең белән очраша, моның белән йөри икән дигән гайбәтләр еш ишетелде. Яшерен-батырын түгел, хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә килеп әйттеләр. Кычкырып көлдем. «Ярар, начар кеше түгел лә инде – бик күңелле булган икән», – дим. «Официально заявляю» – минем беркемем булмады һәм юк, хәзерге вакытта гамем ир-атларда түгел. Минем улым бар, аны бәхетле итәргә тиешмен. Ул исән булсын да акыллы булсын. Ләкин бу Илсөя бөтенләй ир-атлардан ваз кичкән икән дигән сүз дә түгел. 35 яшь кенә бит әле миңа", дип белдергән "Безнең гәҗит" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.04.2016 13:07:10

Бу хатынны бик төрләндерәләр, күз тидермәсәләр инде.

Последние комментарии