Илсур Мортазага 50 яшь: «Әнкәйдән шактый гына «чыбык» эләккән чаклар да булды»

Без дә бер-бер артлы 50 яшькә җитәбез, һай. «50» дигәндә күп кебек булмаса да, «ярты гасыр» дип үк җибәрсәң – котың очарлык. Ярты гасыр бит ул! Уен түгел! Минем 25 еллык дустым Илсур Мортаза да ярты гасырны «санады» быел. Дуслык озынлыгы исә «25 ел» дигәндә бик күп булып яңгырамаса да, «чирек гасыр» дигәч зур, күләмле, эчтәлекле төшенчәгә әверелә һәм дуслыкның чынлап та чын дуслык икәнен дәлилли, минемчә.
Бу мәкаләне язарга алындым да куркып та куйдым. «Ул минем дустым, шуңа ул әйбәт», дигән калияга кереп, чыга алмый гына ятмасам ярар иде, минәйтәм. Шул куркуымнан, Мортазаларның бар тормышларын, яшәешләрен биш бармактай белеп торуыма карамастан, «форма»сын китереп, аннан интервью да алдым. Шул сөйләшүнең кайбер өлешләрен дә кулланып, «ярты гасыр» яшәгән Илсурның портретын якын дусларга гына билгеле буяулар белән ясап карыйм әле.

Төпчек
 
Илсур Мортазин белән җәмәгате Мәүлидә аша таныштым мин. Мәүлидә белән мәдәният институтында бер чорда укыган идек. Еллар узып, төрле җирләрдә йөреп, кабат Казанга кайткач очраштык та куаныштык. Укыганда, Мәүлидә җыйнак кына гәүдәле, гел елмаеп тора торган тыйнак кызчык иде. Кабат очрашканда инде – ир хатыны һәм – ана. Илсуры төз һәм озын буйлы. Орчык кадәр Мәүлидәсен кулда гына күтәреп йөртерлек алып егет иде. Без ничектер бик тиз дуслашып киттек. Илсур да, мин дә «акыллы темалар»га фәлсәфә сатарга яратучылар идек. Озак еллар мәзәк сөйләп тамак туйдырса да, Илсур күп укый, дөнья хәлләре белән кызыксына торган үзфикерле кеше. Якын дуслары бу хакта белә, әлбәттә. Ләкин аның үзенә гомер буе комачаулый торган бер комплексы – «төпчек бала» комплексы бар. Дүрт балалы гаиләнең иң төпчеге ул. Үзенә кадәр туган Фирзәр абыйсыннан да ун яшькә кече. Олы абыйсы белән апасы ул туганда инде бөтенләй дә җиткән егет белән кыз дияргә була. «Олылар ни әйтер», – дип үз чабуын үзе тарткалап, кеше фикерен санлап, кайчак үзенә тиешлене дә уздырып җибәрә торган гадәте бар. Шундый кешеләр була – үзләрен сүккән саен үҗәтләнә-үҗәтләнә, усаллана-усаллана үсәләр, баскыч-баскыч атлап та, бульдозер кебек, юлдагы киртәләрне җимереп тә алга баралар. Илсур исә – киресенчә. Аның янында «Син моны булдырасың! Син дөрес эшлисең!» – дип ышанып торган кешеләр кирәк. Илсурның бу сыйфатын да мин «төпчек» булуына бәйлим.

«Киткәч тә йоклап була, әнкәй...»
 
Илсурның әти-әниләрен дә яхшы беләм. Әллә ничә тапкыр авылларына – Буа районының Кайбычына кунакка кайтканыбыз булды. Әнисе Гыйлемзадә апа шаккаткыч җор сүзле, мул куллы һәм авылча купшы холыклы апа иде. Кунакка кайткан чаклардан күңелдә бер картина саклана.
 
Өйләренә керә-керешкә күзгә чалынганы – җәен верандага чыгарылган газ плитәсе өстендә галәмәт зур кәстрүл һәм зур кәстрүлгә дә сыя алмыйча, ботын тышка чыгарып кайнап утырган авыл тавыгы. Эчкәрәк – өйгә үк кергәч – ишеккә капма-каршы куелган өстәл артында утыручы Гыйлемзадә апа, алдында зур куна, куна өстендә мичкә керергә әзерләнеп яткан дистәләгән кабартмалар, бәлешкә әйләнергә әзер камыр. Төпчеге белән кайткан кунакларны сыйларга әзерләнә ана. Югыйсә, бездән – «сахра»га чыккан шәһәр кешесеннән ни файда аңа? Бәрәңге пешереп, янына ике тозлы кыяр турап куйсаң да ярый... Дөрес. Бернинди дә файда юк. Ләкин риясыз татар муллыгы, татар кунакчыллыгы бар. Юмартлык! Шул ук гадәт Илсурның үз гаиләсенә дә нык береккән.

Илсур сөйләгәннәрдән:
 
– Әнкәй озак еллар авылда почтальон булып эшләде. Почта Норлатта иде, ә анда, үзәктән ерак булу сәбәпле, гәҗитләр иң соңыннан килә. Хәтеремдә әле, әнкәй авылдан өч чакрым ераклыктагы Норлаттан төнлә генә кайтып кергән чаклар да була иде. Аннары төне буе утырып почтаны билгеләп, бүлгәләп чыга.Миңа ул чакта алты яшьләр, мин дә булышам. Кешеләр йокыдан торышка почта әрҗәсендә гәҗит булсын дип, төнге өчләрдә өләшергә чыгып китә иде. Әнкәй белән бик якын идек без. Үземне иркәләп үстерделәр дип әйтә алмыйм. Әнкәйдән шактый гына «чыбык» эләккән чаклар да булды. Кырыс ярату белән ярата иде ул мине. Лениногорск шәһәрендә педагогика көллиятендә укыганда ялларга кайткач, аның белән таңга кадәр дә сөйләшеп утыра идек. «Улым, арыгансыңдыр, бар, йокла», – ди иде әнкәй. «Синең белән сөйләшү рәхәт. Йокыны киткәч тә йоклыйм мин», – дип, сөйләшә дә сөйләшә идем.
 
Әнкәй күңелемнең зур бер өлешен алып китте. Аның вафатыннан соң авылга кайткач та, өйгә керә алмый, әни киткәч барлыкка килгән бушлыкны тоярга теләми җәзаландым. Әткәй бар иде, аның белән дә бик якын идек. Ләкин әни әни бит ул... Әткәй үз урынында...
 
Әткәйнең дә Солтан диярлеге бар иде. Авылда электрик та, газовик та булды инде ул. Солдаттан кайткач, бригадир ярдәмчесе булган. Өйләргә баллонлы газ кергәч, әткәйне Казанга укытырга җибәргәннәр. Авылның беренче газовигы ул. Әткәй эшләгән вакытта һәрбер йортта запас баллон тора иде, авыл халкын да, үз карамагындагы тагын өч авылны да беркайчан газга тилмертмәде. Кешеләр белән сөйләшергә оста, әллә нинди адәм актыкларын да рәтле юлга кертеп сөйләшә белә иде. Газга «дефицит» булган очракларда да, әтигә беренче хәбәр салып, булган баллоннарны аңа бирәләр иде.
 
Бервакыт: «Рәхмәт, әткәй, мине шулкадәр күп эшкә өйрәттең син», – дим. «Мин сине өйрәттемме, улым?» – дип аптыраган иде шул чакта. Ул бит инде каршыга утыртып дәрес өйрәтү түгел. Эшләгәндә, атадан карап өйрәнә уллар. «Балтаны, чүкечне очыннан тот, улым. Шулай иткәндә, сугу көчлерәк була», «Утын ярганда, балтаңны колактан бераз өскәрәк узарлык итеп күтәр, пүләнең бер сугуда ярылыр», – ди иде. Әткәй белән урманга йөрергә ярата идек без. Беренче машинамны алгач, әткәйне, улым Робертны утыртып, урманга киттек. Яңгыр явып узган, пычрак, батып калдык. Робертны басуда эшләп торган трактор артыннан җибәрдек. Этеп-төртеп-тартып чыгардык. Урманга барабыз дип батып калу – ул безнең көлкеле традициягә әйләнеп, кызык тарихларга да җим булды. Ял итәбез дип киткән җирдән баш-аяк балчыкка батып кайтып керә идек. Ниһаять, мин «Нива» машинасы алдым. Җәй, матур көн, болытлар да күренми. «Әйдә әткәй, урманга киттек», – дим. Алдагы батып ятулар оятын юарга бит инде ничек тә. Чыгып киттек.
 
Үкенечләр
 
– Мин үземне рәссам һөнәрендә җитдирәк сынарга тиеш идем. Бу юлдан тайпылып ялгыштым дип саныйм. Укыганда, миңа зур өметләр баглыйлар иде. Хәзер сирәк-мирәк кенә рәсемнәр ясаштырам. Хатыным Мәүлидә бүләк иткән мольберт, башка кирәк-ярак бар... Дусларга бүләккә, күңел өчен ясала. Ныклап тотынган гына юк. Бәлки хәзер, 50 бусагасын узгач, күңел шуңа берегер – кем белә. Күңелнең канәгатьсез, төшенке чаклары аз түгел инде. Үз мөмкинлекләреңне тулысынча ачыйм дисәң, бер өлкәдә батырып, алны-ялны белми, кеше сүзенә карамый эшләргә кирәк. Минем алай ук килеп чыкмады бугай дип борчылам. Эшсез дә торган юк анысы, ниндидер проектлар да тәкъдим итеп торалар, күбесе яхшы гына да килеп чыга. Шундый инде мин – аздан да төшенкелеккә бирелүчән.

Роберт
 
Мәүлидә белән Илсурның уллары Роберт чибәр, талантлы, акыллы татар егете булып үсеп җитте. Мәктәптә дә актив булды, институтта да. Хәзер инде гаиләле, баласы бар. Эше дә дәрәҗәле. Саф татарча сөйләшә, җырлый, аранжировкалар яза. Фикерли, фикерен җиткерә белә. Күз өстендә каш кебек. Илнең кай почмагына чыгарып җибәрсәң дә, татар егетләре данын лаеклы яклап кайтырлык.
 
Илсур сөйләгәннәрдән:
 
– Мин үземнең эстрадага килүем хакында кайчак «Нигә кирәк булды инде бу миңа» дип уйлыйм да, аннан «Роберт өчен булгандыр» дигән фикергә киләм. Аның өчен тапталган сукмак, ачылган юлдыр бу. Улыма зур өметләр баглыйм. Киләчәге матур, уңышлы булырына да ышанам. Булыр да!

Гаилә
 
Әйе, тутырып стадионнар җыйган артист түгел ул, телевизорны ачкан саен да чәчрәп килеп чыкмый, «хит»лары да бер кул бармагында санарлык, артык зур җиңүләре дә юк кебек. Шулай да шәп кенә, мул гына, беркемнекеннән дә ким булмаган тормышта яши Илсур. Тырыша, таба. Мәүлидәсе дә гаҗәеп уңган, чисталыгын, пөхтәлеген Гиннесслар китабына кертерлек. Ишекләреннән килеп кергән очраклы кешегә дә соңгы тәгамне чыгарып табын кора торган пар алар. «Минем хатыным – алтын, ирем – көмеш» ише «кызыл» сүзне беркайчан да сөйләмәсләр, мөгаен. Вулканга әйләнеп киткәннәрен күрерсез, анысы шиксез. Алар шундый – ихлас, ничек бар – шулай. Бай булган өчен тоткан дуслары да, хәерче булган өчен куылганнары да юк. Алар яратканнары һәм аларны яратканнары бар. Ачу да сакламас Илсур. Ачуын секундында кычкырып әйтер дә онытыр. эче пошып, йокысы качса, борчуын, иртәнге сәгать дүрттә телефоннан шалтыратып, берәр дустына сөйләр (һәм аны тыңларлар), акча җыймас – җыярга теләсә дә барып чыкмас...
 
Илсур сөйләгәннәрдән:
 
– Минем өчен яхшы, кызыклы, кешелекле кешеләр белән аралашу мөһим. Үземә карата яхшы мөгамәлә, хөрмәт, кеше төсле мөнәсәбәт кирәк. Үз тормышымда беренче һәм, инде мөгаен, бердәнбер булып калачак ролем – режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә булды. Шундый танылган режиссерның эш барышында бер тапкыр да тавыш күтәрмәве, барын да камил һәм тыныч аңлатуы сокландырды. «Менә бу – кеше ичмасам», – дип сокландым. (Профессионаллар алар һәрчак истерикасыз эшли. – З.Г.) Авыр чакта кул сузарлык дусларым бар. Дусның килешкән ягын да, килешмәгән ягын да яратырга кирәк, шул чагында гына чын дуслык була ул. Юбилеема багышланган кичәгә дистәләгән артистлар, җырчылар киләчәк. Бу да – мине хөрмәт иткәнгә дип ышанам.
 
PS. «Пәйгамбәрләр тарихы» дискын тыңлаганда анда яңгыраган бер сүз истә калган иде: «Яхшы эшче эзләмәгез, яхшы кеше эзләгез. Эшкә өйрәтеп була, яхшылыкка – юк». Хәзер анализлап утырам әле. Минем юлда яхшы кешеләр күп очраган икән. Бәлки барысы да артык «укалы» булмагандыр. Кеше булганнар кадерлерәк. Нәтиҗәдә – иң соңында – шул исем генә кирәк тә бит...
 
Земфира Гыйльметдинова, Шәһри Казан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии